Название: Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)
Автор: Махмут Галяу
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Зарубежная классика
isbn: 978-5-298-03505-7
isbn:
– Ул шадра бүкәнгә әтисе бай булганга өйләнәсем килми. Миңа Мәфтуха да кирәкми, – диде.
Патый белән Вафа беравыздан:
– Алайса, кемне алмакчы буласың соң? – дип сорадылар.
Сафа җавап бирергә ашыкмады. Ул әнисенең дә, абыйсының да үзенең теләгенә каршы киләчәкләрен белә иде. Әмма гадәттәге күндәм, юаш Сафа бу юлы үз сүзендә нык торырга карар итте. Саҗидә белән теләкләре уртак булуы аңа көч бирде. Күңеленнән Саҗидәгә биргән вәгъдәсен кабатлады һәм әнисе белән абыйсының бу соравына каршы:
– Йосыф карт кызы Саҗидәне алам! – дип җавап кайтарды.
Сафаның бу сүзе Патый белән Вафага яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар аның Саҗидә белән йөргәнен беләләр, тик моңа гадәттәге бер мавыгу-шаяру дип кенә карыйлар иде. Гыймади шикелле бай кеше берсүзсез кызын бирергә торганда, Йосыф карт ише бөлеп беткән кешенең кызын алуны Вафа уена да китерми иде. Ул Сафаны үзенчә күндерергә, ышандырырга кереште:
– Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бернәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син! Шыр ялангач булу мунчада гына яхшы ул! – диде.
Бу сүзләр Сафага тәэсир итмәде. Ул, чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыкларын җыеп алып кабып җибәрде һәм амин тотып, урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:
– Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка ал. Миңа Саҗидәдән башка берәү дә кирәкми.
Сафаны үгетләп тә, хәтта куркытып та карадылар. Аны Шәмси мулла да үз янына чакырып сөйләште, Сабирҗан мәзин дә үгет биреп карады. Сафа һаман үзенекен итте:
– Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр, – диде.
– Атаң синең бу кадәр тискәре кеше түгел иде! Кемгә охшап тугансың син? – диделәр аңа.
Сафа эндәшмәде.
Ниһаять, Сабирҗан мәзин, Миңлебайныкыларның мулла кулына төшмәячәкләрен аңлап, кул селтәде дә, Сафаны җилкәсеннән кагып:
– Ярар, алайса, сүзеңдә нык тор, – диде.
Вафа да энесеннән чигенде. Сафаның кирелеген җиңеп булмаячагын мулла белән остабикә дә аңладылар. Патый, бер ялгызы калгач, улы белән берни эшли алмады.
Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар – кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшәсе бар иде. Аның риза булачагына берәү дә ышанмый. Хәзер үк яучы җибәрсәң, эшне бозып куюың бар. Шуңа күрә Патый иң элек үзе ахирәте янына барып кайтырга булды.
– Атасының андый эшкә риза булырына бер дә ышанмыйм. Шулай да тәвәккәлләп карагыз. Яучы итеп берәр дәрәҗәлерәк кешене җибәрегез, – СКАЧАТЬ