Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 9

СКАЧАТЬ белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача әзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга – һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.

      Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез… Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык җефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.

      Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен үзе бик артык саклый башлады. Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды.

      Мин башка һичбер малайны мендермим. Йөрергә чыкканда, һаман үзем менәм. Шул вакытларда кайда гына булса да, нинди генә булса да, атланып кына барырга кирәк чакта да, башка берәр ат арттан килеп уза башласа, тыеп тотармын дип уйлама, авызлыкны тешләп ала да канатланып оча гына!

      Бер дә шик юк, Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә. Минем әзерләнүем дә аныкыннан ким түгел.

      Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка берәр малайны мендереп чаптыру турында сөйлиләр:

      – Син яшьсең. Алмачуар да әле зур җирләрдә чабып өйрәнмәгән, – диләр.

      Мин якын да килмим. Тагы әйтсәләр, күзләрем яшәрә башлый.

      Сафа бабай мине юата:

      – Ярар, балам, ярар, ни күрсәң үзең күрерсең, узсаң да – үзең, уздырсаң да – үзең! – ди.

XVII

      Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп җегетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.

      Башка Сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.

      Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп, берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен дим.

      Сафа бабай әйтә: «Яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар», – ди.

      Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бер нәрсә генә бәйлиләр.

      Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. СКАЧАТЬ