Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 37

СКАЧАТЬ ике-өч стакан сыешлы агач савыт белән кайнап суынган шулпа бирә башладылар. Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Бай өч кенә мәртәбә йотты да Арысланбайга бирде, ул бик аз гына татып карады. Табындагыларның һәммәсенең карыннары тулган, йотарлык рәтләре калмаган иде. Ләкин ишек төбендәгеләр кулларына тигән савытта күпме шулпа бар, һәммәсен эчеп бетерергә тырыштылар.

      Бөтен өйдәгеләр шулпадан татып чыккач, һәммәсе, рәтләнеп утырып, дога кылдылар.

      Яшь киленчәкләр, бала-чагалар, хезмәтчеләр, күрше җегетләр чыгып киттеләр, өйдә калганнар, тук ашаудан соң берәр аяк кымыз эчеп, һәркем дәрәҗәсенә карап урын тапты, мендәр, палас, киез яки ут башы урынындагы җиргә сузылып ятып, ара-тирә кикереп, «әлхәмдүлилләһ», «биргәнеңә шөкер» әйтеп, какырып, тагы кикереп, насбайны салып, кайбере тәмәке яндырып, озын-озак уен-көлкеле әңгәмәгә керештеләр.

      Арысланбайның сөргендәге хәлләреннән, Сарсымбайның Байтүрә партиясе белән талашларыннан соң сүзнең иң кызыклылары Җылкычы ата Юныс картта булды. Ул үз гомерендә чит дошман илләрдән, бигрәк тә казакъ җәйләвенә утырган кукаллардан, көтү-көтү малларны ничек урлап, куып алып киткәнен, югалган асыл малларны караклардан ничек табып алганын көлке һәм куркыныч итеп сөйләде. Сүз арасында йөзенә чыккан усал төс, кысык, кечкенә кара күзләрендә ялтыраган ялкын аның хикәяләрен җанлы итеп күз алдына китерәләр иде.

XXIV

      Тышта кемнәрдер сөйләшә башладылар. Арада, көмеш кыллардан уйналган музыка кебек саф яңгырап, Карлыгач-Сылуның көлгәне ишетелде. Өйдәгеләрдән һичкем моңа колак салмаса да, кунак җегете моның үзен чакыру икәнен аңлады. Шулай да яшь башы белән өлкәннәрнең сүзен, мәҗлесен ташлап китү ярамаганга форсат көтеп утыра иде.

      Даладагы көлү-сөйләшү тукталды, каты, ашыгыч баскан атның, дөп-дөп итеп килеп, якында туктавы ишетелде, кемнеңдер ат өстендә хәлендә каушаулы рәвештә «вафат…», «җиназа…» дигән сүзләре ишетелеп калды.

      Тирмә эчендәгеләр, кузгала биреп, тышка колак салдылар. Анда адәм тавышы бетте, яңадан ат аяклары дөп-дөп итеп җиргә бәрелгәне, моның ераклаша барганы ишетелде.

      Әңгәмә киселде, һәммәсендә ниндидер бер куркулы сизенү уянды. Сарсымбай, һичкемне атамастан:

      – Ни бар? Берегез чыгып белсәгезче! – диде.

      Арада яшьрәкләре чәчле җегет иде, ул чыгарга кузгалды. Ләкин ишеккә дә җитә алмады, тар билле, күкрәкләре укалы, бәрхет бишмәт, башына түбәсе укалы, чите каракүлле озынча бүрек кигән Карлыгач-Сылу кызулап килеп керде дә тирән, җитди тавыш белән вакыйганы аңлатты:

      – Без, – ди, – Айбала җиңгәм белән икәү бәйләүдәге ала айгыр янында тора идек, Озын-Күл ягыннан бер атчабар килде. Әйткән сүзе шул: «Бүген кояш баткан вакытта найман ыругсының өлкәне Байтүрә морза дөньядан кайтты… Кайгылы энесе Якуп белән тол калган байбичә Рөкыя сарман иленә мине хәбәр белән җибәрделәр, иртәгә төш вакытында җиназасы булачак…» – диде дә башка илләргә үзенең хәбәрен ирештерергә яңадан чабып китә бирде, – диде.

      Кызның хәбәре яшен тәэсирен бирде, берничә минут һичкем һичбер сүз әйтми катып калды, СКАЧАТЬ