Название: Казакъ кызы (җыентык)
Автор: Галимҗан Ибраһимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
Серия: Татар прозасы
isbn: 978-5-298-03319-0
isbn:
Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып:
– Чичәм[37], ике күзем, ул адәмгә бармыйм мин! – дип, туп-туры әйтте дә елап җибәрде.
Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты:
– Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет… Тәкъдирең шул… Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. – дип озак сөйләде.
Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә актык сүзен әйтте:
– Теләгәнеңне кыла бир, Калтайны яратмыйм, күңелем башкада… Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз!
Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән:
– Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! – диде. Шуның белән сүз киселде.
Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта мал-туар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда, тирмәдә ялгызы ятып, очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән «Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!» дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт «ялгызым» дип, «иркәм» дип кадерли, ул, бәлки, көчләмәс, сөйләп, итәгендә еласам, бәлки, күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: «Ни кылыйм, башым җитми, ау!..» – дип, тагын аптырауга чумды.
Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып:
Асылдың кыягындамы,
Тулпарның тоягындамы,
Артык туган идең, ау!.. —
дип җырлап, Айбала килеп керде.
Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды:
Соңкардай чөелгән,
Лачын костай[38] төелгән,
Җиңсез фиран киенгән,
Шаһзатдың[39] токымы идең, ау!..
Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шат күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып шелтәләде:
– Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора! Тургайлар өй турында: «Карлыгач-Сылу, торсаңчы!» – дип сайрап, һавага менәләр… Иркә таем, син ни кылып һаман ята бирәсең? Кузгалсаңчы! – диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын СКАЧАТЬ
37
Чичә – әни.
38
Костай – коштай.
39
Шаһзат (шаһзадә) – шаһ улы, патша улы.