Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи. Рузил Фазлыев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев страница 5

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Берәр бачкыч өскә күчәбез…

      Гомер буө яши – яши җирдә,

      Тормыш безне hәрчак өйрәтә…

      Тормыш мәктәпләре кешеләрне,

      Яхшылыкка бары үзгәртә…

      Белә алсак, җирдә тормыш итү,

      Яшәү белән бергә имтихан…

      Сынауларның иң олысы өчен,

      Җир йөзенә безне Ул җыйган…

      Үпкәләмә авылым

      Туып үсеп туган туфрагыңда,

      Үз юлларын җирдә тапканнар.

      Чәчәк орлыгыдай, сибелешеп,

      Төрле җирдә, чәчәк атканнар…

      Үпкәләмә авылым зимагурга,

      Читтә йөреп бәхет табалса.

      Язмышына, шөкер итә итә,

      Туган жирен искә алалса…

      Күпме язмыш, җирдә үтеп китә,

      Туган туфакта шытып, башланып.

      Күпме үтеп авыр сынауларын,

      Күпме яшәп кала шатланып…

      Дәвам итә синдә туганнардан,

      Яңа язмыш, яңа буыннар.

      Тормыш башын алар, безнең кебек,

      Туган җирдән алган булырлар…

      Кайда гына кеше яшәсәдә,

      Сагындыра торган урын бар.

      Адашмаска тормыш юлларында,

      Якты биреп торган нурың бар…

      Үпкәләмә авылым киткәннәргә,

      Читтән торып, якын иткәнгә.

      Туган якның бер баласы булып,

      Кайлардадыр гомер иткәнгә…

      Аналар

      Язмыш диеп кенә уйласакта

      Аналардан күпме өстәлгән…

      Күпме ризык безгә насыйп булган,

      Алар әзерләгән өстәлдән.

      Тәүге тапкыр якты дөнья белән,

      Танышулар каян башланган.

      Үсеп җиттең, үзең сизмичәдә,

      Ул пешергән тәмле ашлардан.

      Балаларга күчеп кала кебек,

      Аналарның йөрәк җылысы.

      Унар тапкыр әгәр дога кылса,

      Бала өчен булган унысы.

      Кайларда соң калды ул вакытлар,

      Күпмеләре калды исләрдә…

      Көннәр үткән көннәр җил давылсыз,

      Искә төшә ничә кичләрдә.

      Күпме теләк алар теләгәннәр

      Өмет итеп матур киләчәк.

      Шөкер ителергә онытыла,

      Бүгененә, алда бирәчәк.

      Озатып йөрми микән догалары,

      Озатып йөрми микән хисләре.

      Күпер түгел микән бу тормышта,

      Йокысыз үткәннәре кичләре.

      Аналарның без бит балалары,

      Буыннарның без бит дәвамы.

      Көннәр үтәр саваплырак булыр,

      Истә тотсак газиз ананы…

      Шуның өчендә бит гыйбәдәтләр,

      Һәр көн укый торган догалар.

      Аналарны истә тотучылар,

      Мәрхәмәтле җаннар булалар.

      Уйлар белән

      Бер үк уйлар, бер үк җылы сүзләр…

      Кешеләрне кайчак юата.

      Кайчак авыр, кичләр җитсәләрдә,

      Таңнары бит, назлап уята.

      Дәвамнары, яки кабатлана,

      Күргәннәре яки күрәсе.

      Белмәгәннәр, буа буырлык,

      Күрмәгәнне килә күрәсе.

      Һәркем СКАЧАТЬ