Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи. Рузил Фазлыев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев страница 6

СКАЧАТЬ дөнья

      Күрер өчен дөнья матурлыгын,

      Карый белү кирәк, аңларга.

      Кояш калыкканда офыкларда,

      Иң беренче, карап таңнарга.

      Башлануын сизеп көннең, елның,

      Кадерләрен белеп гомернең.

      Тояр өчен күңел күзе белән,

      Дөнья hичтә ямьсез түгелнең.

      Күңел, эзли, күрә теләгәнне,

      Матурлыкны яки ямьсезне.

      Карау җитә өскә, hаваларга,

      Аяз күкләр әллә ямьсезме…

      Дөнья ямьсез кебек була икән,

      Алар бары ямьсез күңелгә.

      Калебеңә карап алу кирәк,

      Ямьсез булып дөнья күренсә.

      Дөнья ямьсез, уйлар чолгаганда,

      Шикле булып туса фикерләр.

      Бер үк җиhан, төрле кеше өчен,

      Ямьле яки ямьсез ителгән.

      Син кайгырма

      Син кайгырма авыр вакытларда,

      Бирә алмый кайгы, җиңеллек.

      Кайгырулар түгел, юанычың,

      Сабырлык ул, аны җиңерлек.

      Үзгәртәлми кайгы язмышыңны,

      Юлдаш булмый сиңа юлыңда.

      Сабыр гына узып китә ал син,

      Кайгы калсын, булган урында.

      Син кайгырма гади сынауарга,

      Дөньялыкта килсә, көнеңдә.

      Аллаhының ихтибары кебек,

      Язылганы сиңа бүгенгә.

      Синең кайгың бәлки уйландырыр,

      Тәүбәләргә ачып юлларын.

      Барәкәте, әйткән шөкерләргә,

      Оныттырыр кайгы булганын.

      Иманлыны кайгы җиңә алмый,

      Сыенырга, чөнки Аллаh бар.

      Сыналулар ул, җирдә яшәгәндә,

      Барысыда, безгә Аллаhтан…

      Тау аслары

      Тау астында дисәң, аңлашыла,

      Олы болын, Кылыч башлары.

      Тау башыннан, уч төбендә кебек,

      Матурлыгы, чиктән ашканы.

      Кочак җитә алмас, бу җиhанның,

      Матурлардан, матур кисәге.

      Сакланалар бердә үзгәрмичә,

      Балачаклар «эзе», кичәге.

      Үзе матурлыгы hәр урынның,

      «Тау аслары», тагын бар әле…

      Вакыт табып җәйге мизгельдә,

      Берәр тапкыр күзләр сал әле.

      Һич булмаса, фоталарга кара,

      Хәтереңне «чайкап» алсыннар

      Язмышыңның бер кисәге булып,

      Күңел түрләреңдә калсыннар.

      Пешкән җиләк

      Җәйләр җитеп җиләк пешә,

      Кызарып, алсуланып.

      Китә кебек ул җиләктән,

      Күңелләр ярсуланып.

      Җиләкләр пешкән вакытлар,

      Кабатлана ала микән.

      Пешеп өзелгән җиләкне,

      Кемнәр искә ала микән.

      Пешкән җиләк өзеләсе,

      Күрүчеләр булганда…

      Өлгерүдән, бик кызарып,

      «Өзегез» дип торганда.

      Җәйләр саен пешә җиләк,

      Коела йә, өзелә…

      Пешкән җиләк җәен генә,

      Кала алмый, көзенә.

      Җиләк пешә, өлгерә дә,

      Җәйләр өчен тәм кебек.

      Пешкән җиләк татый алу,

      Күңелләргә ямь кебек.

СКАЧАТЬ