Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи. Рузил Фазлыев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Гомер агышы. Шигырь. 6-й том. Стихи - Рузил Фазлыев страница 8

СКАЧАТЬ соңгы булмаска.

      Өметләнеп ышанудан бәлки,

      Үз фикерен җыеп тормаска.

      Көзләр килеп, сискәндерер әле,

      Алда суык кышлар көткәнгә.

      Ишек шакып гомер көзләредә,

      Бушка кебек, җәйләр үткәнгә.

      Гомер көзе диеп әйтелгәндә…

      Кышлар ничек булыр, гомернең.

      Суыклары, ачы бураннары…

      Искә төшерер, көзен бүгеннең.

      «Сары кое» чишмәсе

      Исемнәре сары кое,

      Чишмә булып ага ул.

      Коеда ул, чишмәдә ул,

      Агада ул… ага ул.

      Тамчылары – чык бөртеге…

      Бәллур кебек күренә.

      Сары алтын түшәлгәндәй,

      Ул чишмәнең төбенә.

      Сулар алучы аннан юк,

      Ерактарак ага ул…

      Берәр тапкыр суын эчсәң,

      Гел исләрдә кала ул.

      Сары кое, төбе сары,

      Салкын аның сулары.

      Агуларын туктата алмый,

      Кышның суык бураны.

      Ялгыз була матур чишмәләрдә,

      Тыныч кына алар агалар…

      Сары кое кебек, моң-суланып,

      Бер үзләре шулай калалар…

      Үз юлыңда

      Яшибездә… гомер уза,

      Түзсәңдә түзмәсәң-дә.

      Барыбер, була алмый…

      Күрсәңдә, күрмәсәң-дә.

      Өйрәтә тормыш, сорамый,

      Белсәң-дә, белмәсәң-дә.

      Бер җиреңдә кими алмый,

      Зарланып йөрмәсәң-дә.

      Иманлы кеше була алмый,

      (Аллаhым) димәгәндә…

      Сәҗдә кылып карышында,

      Башларын имәгәндә.

      Ялварулар кирәк булмый,

      Кайгылар килмәгәндә…

      Иман юкка, оҗмах сорау,

      Оялмый… җирләгәндә.

      Күңелләрнең чуарлыгын,

      Яшереп буламыни…

      Урысчаны татарчалап…

      Ул безгә йола мени…

      Үзең инде, адашсаңда,

      Башкаларны бутама…

      Тәмугкада, җәннәткәдә,

      Һәркем, үз юлын таба.

      Кесә тулгач

      Берәү мактый, берәү хурлый,

      Интернет туганнан соң.

      Чыбыксыз телефон белән,

      Кесәләр тулганнан соң…

      Әнидә дә, әбидә дә,

      Күзлекле бабайда да…

      Урамда сәпиттә йөргән,

      Биш яшьлек малайда да.

      Интернет, дөнья инде ул,

      Аермасы …онлайн.

      Телефон аша үз ишен…

      Эзләп тапмый калмай ул.

      Китапта бар, хисапта бар,

      Олы, олы, чүплекләр…

      Ләкин эзләп йөремәсәк,

      Җүнле әйбер чүплектән.

      Дөнья чиксез булган икән,

      Монда барсы «кесәдә»…

      Бөтен байлыгың шикелле,

      Комачаулап йөрсәдә.

      Замананың бер нигъмәте,

      Аңлап әгәр куллансак…

      Андагы гaйбәтне сатып,

      Гaйбәтчеләр булмасак.

      Бүгенге заман

      Фикерләрнең туа төрлеләре,

      Дөресләре белән ялгышлары.

      Дөрес диеп уйлап, уйдырманы,

      Кемнәр генә микән ялгышмады.

      Белгәннәрең СКАЧАТЬ