Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи. Рузил Фазлыев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев страница 6

Название: Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи

Автор: Рузил Фазлыев

Издательство: Издательские решения

Жанр:

Серия:

isbn: 9785005909268

isbn:

СКАЧАТЬ бәрәкәте,

      Синең кылган эшләреңнән.

      Безнең дин

      Ниләр бирә ислам дине,

      Дин тотудан кемгә файда…

      Иманлы булып яшәүнең,

      Асыллары нинди, кайда.

      Ислам сүзе – буйсынучы…

      Бер генә зат – Аллаhыга.

      Ихлас булып ышануың…

      Ярдәменнән калмасыңа.

      Камиллекнең чиге кебек,

      Нигезләре – биш баганa.

      Иман өчен юллар ачык,

      Теләгәннәр бара ала…

      Намаз уку, ышануга…

      Гыйбәдәттә була белү.

      Зәкәт биреп, ураза тотып,

      Изге җирне барып күрү…

      Тәртипләрен аның белү

      Хәләл, харам сүзен аңлау.

      Әдәп асылын үзләштереп,

      Кыек юлдан hичтә бармау.

      Бары кирәк ике әйбер :

      Бәлигъ яшьтә… акыл булу.

      Ихлас булу, үз динеңдә,

      Ул – Аллаhка якын булу.

      Кыек юллар

      Бик буталчык кайчак уйлар килә.

      Фикер китә бераз буталып.

      Дөрес юллар гына югалмасын,

      Булмый инде хәзер тукталып.

      Кыйбла эзләп булмый адым саен,

      Кыйбла табу кирәк бер тапкыр,

      Тормыш башлаганда, барыбызга,

      Кузгалганда алда юл такыр…

      Кыйбласызлык ничек аңлатыла,

      Бәхетсезлек, аннан начармы…

      Кире якка кеше юл тотмаса,

      Бәхет аннан әллә качармы…

      Гади сорау, гади җаваплары,

      Аңлау өчен нигә катлаулы…

      Әллә кеше хыялында тота,

      Язмышларны кире башлауны.

      Языла шул, шуңа төрле язмыш,

      Язмышлардан узмыш… диелә,

      Язмышыбыз, – үзе җырларыбыз,

      Иярмәсәк кеше көенә…

      Эх, диярсең…

      Кайчагында без бик динле кебек,

      Күп вакытлар динсез шикелле…

      Кем булабыз шулай яшәгәндә,

      Дөрес әйтсәк, юньсез бит инде.

      Ак булалмый, әгәр кара керсә,

      Пакъ булалмый кара күңелләр.

      Шуңадыр да бәлки сәерлектә,

      Үтә безнең бүген гомерләр.

      Әфәт килә кинәт көтмәгәндә,

      Дәүләт дигән әйбер файдасыз.

      Кая юллар безне алып бара,

      Соңгы тукталышлар кайда соң?

      Наданлыкмы әллә битарафлык,

      Кешеләрне шулай битәрли…

      Ашыгулар юлы – билгесезлек,

      Бер адымда алга китәлми…

      Бер урында йөгергәндәй генә,

      Бәрәкәтсез тормыш корулар.

      Зыян гына була түгелме соң,

      Кеше булып җирдә булудан.

      Бөтен гомер үтә шулай итеп,

      Югалганнар кире табылмый.

      Эх! -диярсең, ләкин соңарырсың,

      Калалмассың барыбер сагынмый.

      Өстәге

      Өстәгеләр диеп кемдер көлә,

      Кемдер үзе шунда омтыла.

      Кайчагында кайбер тәкәббернең,

      Җирдә икәнлеге онтыла…

      Астагылар аңа гади халык…

      Мохтаҗлары аңа бурычлы.

      Ил дошманы дип атыйлар,

      Түли алмый калсаң бурычны.

      Алар СКАЧАТЬ