Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 26

СКАЧАТЬ хезмәт итү хакында бик озын сүзләр сөйләсәләр дә, бу тугрыда эчләреннән генә: «Милләткә ни булса да булыр, үземнең дәрәҗәмне бөтенләй үк төшереп җибәрәсем килми», – дип уйлыйлар иде.

      Мәдрәсәләрдә дә, вакыт үтә-үтә, аз гына булса да үзгәрүләр күренә башлады. Гәрчә уку-укытуда тәртип кабул ителде диер дәрәҗәдә булмаса да, шәкертләр өчен урыннар иркенәйтелә башланды. Мәдрәсәне пакь тотуда яңалык булса да, күркәм яңалык санала башлады. Һаваның барлыгына, булса, бозылуына ышанып ук бетмәсәләр дә, кеше әзрәк булса, сулышка иркен булуын кире какмый башладылар. Кайбер мәдрәсәләрдә дәрес тәртипләре дә яңартылган иде. Ягъни элгәреге тәртипләр алыштырылган иде. Ләкин элгәреге тәртип укытуның бер кагыйдәсенә тугры килмәсә, яңа программ, яңа тәртип икенчесенә килми иде. Бу мәдрәсәләрне «мәдрәсә» дисәк тә ялган була, «мәктәп» дисәк тә ялган була, белмим инде, «гаҗизханә» (фәкыйрьләр йорты) дисәк, ничек булыр? Минемчә, бу исем дөрестрәк булырга кирәк! Чөнки монда укый торган кешеләргә безнең халкымыз түбән, фәкыйрь, бәхетсез кешеләр дип карыйлар.

      Һәр ни булса булды, безнең тарафымыздан милләтне алга җибәрер өчен һичбер эш булмаса да, мәдрәсә шәкертләре арасында яңа фикерләр туа башлады. Русча укуның өйгә кайтканда парахутта очраган марҗа берлән сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды. Гәзитә уку, яңа китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк кешеләр арасында бер гадәт булып китте. Мондый шәкертләр үзләренең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый, теләсә ни эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр. Алай булса да урта гасырлар гадәте булган «фатиха», «бәддога» дигән сүз бунларны тимер чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде. Акрын-акрын русча уку шәкерт арасында җәелде. Җәйләрдә рус авылларына барып яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды. Һәр шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур бәхеткә саный башлады.

      Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты. Русиядә гомуми тәхрире нөфүс (перепись) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур тавыш куптарды. Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый аңлаган кешеләр күп булгангамы, бу мәсьәлә әүвәлгесе кеби үк куркынычлы булмады һәм тиз басылды. Мәйданга яңа әдәбият чыга башлады, «Тәрҗеман» гәзитәсе, рус гәзитәсе, төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды. Яңа рухта яңа әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар халыкта кабул ителә башлады, тагы яңа өметләр туа башлады. Русиянең һәр йирендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады, фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү, исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды. Бөтенләй аңламый калуга караганда бусы да ярый әле. Чынлыкта, эш булмаса да, шактый гына эшләргә юл ачылган иде. Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да, ягъни гомумән алга китүдә булса да, сәүдә җәһәте бик каты начарайган иде. Бик күп фирмалар банкрот булган. [.....] Элгәреге сәүдәгәрлек СКАЧАТЬ