Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 17

СКАЧАТЬ Музей хәзер дә экспонатларга байый тора.

      Шулай итеп, җитмеш ел онытылып торган Г. Исхакый иң беренче туган туфрагына, үз нигезенә кайтып төште. Ул шулай булырга тиеш тә иде. Әмма әдипнең музеен Казанда да ачу зарури. Казанның дүрт йортлы урамына Гаяз Исхакый исеме бирелде. Шуннан башка башкалабызда татарның бу олуг затын искә төшерә торган бернәрсә дә юк. Мәркәзебездә Г. Исхакый кебек бөекләргә музей ачу – ул һәркемгә милләтебезнең дә бөеклеген күрсәтүче символ булыр иде.

      Булачак музейның бинасын да эзләп торасы түгел – әдип үзе укыган Күл буе (Касыймия) мәдрәсәсе. Бу бина Мәрҗани урамында (28 нче йортта) урнашкан. Элек шәкертләр сабак укыган һәм йокы бүлмәсе булган зур бүлмәләр нәкъ музей залларын хәтерләтә. Шунда ук һәйкәлен дә куярга була. Бинаның тирә-ягы туристлар йөри торган маршрутка керә бит. Г. Исхакыйга истәлек тактасы куярлык урыннар да бар. Пушкин урамында «Марусовка» дигән йортта М. Горький да, Г. Исхакый да торган. Истәлек тактасы Горькийга куелган, янәшәсендә Исхакыйга да кирәк бит. Апанаевларның «Доходный дом» дип аталган йортында 1907 елда Г. Исхакыйны кулга алалар, әйберләрен төяп китәләр. Истәлек тактасын шунда да куярга кирәк. Казаннан Яуширмәгә барган вакытта зур юлда музей барлыгы турында зур элмә такта эленсә, азмы-күпме музейга да, авылга да, әдипкә дә шөһрәт булыр иде.

      Г. Исхакый – татар әдәбиятына идеал алып килгән язучы, татарның күңел төпкелендә яткан хыялын – милли бәйсезлек, дәүләтчелек идеясен күтәреп чыккан зат. Аңа 141 «яшь», әмма аның бөтен иҗатында бүгенге көн проблемалары – мәңгелек идеаллар чагыла.

***

      Г. Исхакый әсәрләренең унбиш томлык җыелмасы 1998–2014 елларда басылып чыкты. Революциягә кадәр язылган әдәби әсәрләренең гамәлдәге язуда дөнья күрүенә дә егерме ел узган икән. Инде яшь буын укучылар да үсеп җитте. Шул сәбәпле әдипнең әдәби әсәрләрен кабаттан бастырып чыгару зарури бер бурыч булып тора. Укучыларның, китапханә хезмәткәрләренең үтенечләрен искә алып, әлегә Г. Исхакыйның күренеклерәк әсәрләреннән бер җыентык төзеп чыгару мәгъкуль күрелде.

      Бирелгән текстларда авторның тел үзенчәлекләре сакланды. Әсәрләрдә «җ»ләштерү  – «й»ләштерүдә эзлеклелек юк. Бер үк сүз «җ» белән дә, «й» белән дә язылган (мәсәлән, җир  – йир). Алар бертөрлегә әйләндерелмәде, ә бәлки ул чорда телдә орфография нормаларының эшләнмәгән булуын, язылыштагы тотрыксызлыкны күрсәтү өчен, төп тексттагыча калдырылды. «Яңа – яңы», «тишенү – чишенү», «еглады – җылады» һ. б. ике төрле язылыштагы сүзләр унификацияләнмәде, төп нөсхәдәгечә бирелде.

      Җыентыкка кергән «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте турында аерым сүз әйтергә кирәк. Үз вакытында Миркасыйм Госманов бу мөһим повестьне һәркем җиңел укый алсын өчен «гадиләштереп» әзерләп, аерым китап итеп чыгарырга киңәш биргән иде. Бу әсәрне әлеге җыентыкка «гадиләштереп» бирдек. Текстта очраган гарәп, фарсы сүзләренең татарчага тәрҗемәләрен генә текст тукымасына урнаштырдык. Гарәп, фарсы сүзләренең бик еш кабатланганнарын СКАЧАТЬ