Название: Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
isbn:
…Кайчак аның янына партком секретаре Харисов кереп утыра. Гариф аңардан да әтисе турында сораша башлый. Ул Харисовның күзләрендә өметсезлек күрә, мәгәр сорашуын дәвам итә иде. Карт партком секретаре үзе сөйли, үзе аның уй-теләген аңлапмы, аңларга теләпме, хәленә керү нияте беләнме: «Чын-чынлап эзләгән булсак теге елларда, бәлкем, тапкан да булган булыр идек… Илле ел үткәчме? Белмим, белмим, бик күп сулар акты бит инде, Гарифҗан туган, бик күп сулар акты. Шулай да Әюп Латыйповның каберен бер кеше белә кебек миңа», – дип, Гариф күңеленә әллә ниткән серле өмет чаткысы өстәп китте. Җитмәсә: «Килеп утыр әле бер, шул турыда иркенләп сөйләшербез, бу хәлгә үземнең дә гомер буема эчем поша», – дип, чәйгә дәште. Чәчләре чаларган, картларча мөлаем чырайлы секретарьның шул чакыруын искә алып, Гариф көннәрдән бер көнне кич белән аларга юнәлде.
Кояш баеп килә, шәфәкъ кызыллыгыннан өй тәрәзәләрендә ялкынлап учаклар яна, авыл өстендә яңа көтүдән кайткан мал-туар тавышы, җәйге таш өйләрнең учак астында пыскыган әчкелтем тизәк төтене исе.
Гариф бертын капка төбендә туктап торды. Ишегалдында ана каз каңгылдап куя, бозау мөгри, абзар капкасын шагыр-шогыр китереп, үгез ышкына. Гариф келә бавын тартты, йортка атлады.
Партком секретаре азрак сырхаулап тора икән, шулай да ул Гарифны ишегалдына ук чыгып каршы алды, ике куллап күрешеп, өйгә әйдәде. Харисов карчыгы белән икәүдән-икәү генә торалар. Бердәнбер уллары Берлинга җиткәч һәлак булган. Түр якта рамда орден-медальләр таккан өлкән лейтенант рәсеме куелган. Улының рәсемен әнисе умырзая чәчәкләре белән бизәгән. Чәчәкләр, киң таҗларын түбән иеп, батыр егетне кызганып сагышланалар кебек иде…
Харисовның бөтерчек кебек кечкенә буйлы хатыны чәй куеп җибәрде, һәм күп тә үтми кайнаган самавыр өстәлгә килеп тә утырды.
– Өстәл янына узыгыз, хәзер чәй көйлим. Чәй эчә-эчә сөйләшерсез, – диде карчык, авыл карчыкларына хас оялчан хәрәкәтләр ясап, яулык очы белән йөзен каплый төште. Һәм шунда гына сәлам бирде: – Исәнмесез, саумысыз!
– Рәхмәт, Галимә апа, исән-сау болай… Йөрибез инде шунда дөнья куып…
– Галимә апаңның, сине күргәч, гел исе-акылы китте. Чынлапмы, атасы, Әюп абзый малаемы, дигән була.
– Һәй, атасы, мин бит Гарифҗанның бишеген тирбәткән кеше. Бик тыгызланып китсә, Гөлзифа түткәй: «Галимә апаем, үскәнем, югары очка әткәйләргә менәсем бар ие, Гарифҗаным янында гына калып торчы», – дип, гелән миңа керәдер ие. Әюп абзыйны әткәй мәрхүм зрә дә яратадыр ие. Һәй, таза ие дә соң үзе, типсә тупса сындырырдай саллы адәм ие, мәрхүмкәй. СКАЧАТЬ