Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 9

СКАЧАТЬ абасы Сарайчыкта утыра, җәйли алмый башлады, аның каравы утыздан артык угылы далага сибелгәннәр – җәйләүләрдән кайтып кергәннәре дә юктыр. Кара Идел буйларына кадәр җәйләүләре җәелгән, усаллыкка китсәме?! Иделнең уң ягына чыгып җәйли башларлар. Тик абаң синең кебек тар күңелле явыз вә имансыз адәм түгел, угланнарына мондый әмер бирмәс. Ә менә Сөембикә кызын Казанга озатканда, өлкән улы Юныс морзаны утыз мең атлы гаскәре белән Казан тарафына юллар. Өлкән угланы тәгаенләп Арча якларына урнашыр һәм урысларны Казан ягына җибәрми торыр һәм бөтен сәүдә юлларын үз кулларында тоткан алатларның кулын кулга, аягын аякка бәйләр. Бәлкем әле, тора-бара Иделнең уң ягына да атлар.

      Шулай дип уйласа да, Йосыф бәк, ясавылын дәшеп, аксакал Тохарны китерергә кушты. Күп тә үтми, тәхет ягына аксакал килеп керде. Йосыф бәк аны ишекъяры ук барып каршы алды, кушкуллап күреште һәм түргә әйдәде, тез биеклек кенә өстәл янына утыртты. Икесе дә кул күтәреп дога кылдылар, шуннан соң гына исәнлек-саулыкларын сораштылар. Аксакал Тохар, кәҗә сакалын сыпырып, бисмилласын әйтә-әйтә, көмеш табактагы йөземгә үрелде, аннары касәгә салган кымызны тәмләп куйды. Шуннан соң гына:

      – Инде йомышың җиткер, морза, кем, Йосыфҗан, – диде.

      Йосыф бәк аксакалга бөркет белән сандугач хикәятен аңлатып бирергә кушты, гәрчә аксакалның ни әйтәсен белсә дә, юрауны тәгаен аның авызыннан ишетәсе килә иде.

      – Карлыгач белән сандугач яз килер, көз китәр, бөркет исә яз-көз үз даласында хакимлек итәр. Кошлар патшасы бөркетне сандугач белән чагыштыру чарасыз хәлдер, морзам, кем, Йосыфҗан.

      Йосыф бәк аксакалга башка сорау бирмәде, бу хәтлесен ул үзе дә белә иде, бары тик:

      – Сине, аксакал, ясавылым илтеп куяр, – дип кенә әйтте.

      «Димәк, – дип уйлады ул, аксакалы чыгып киткәч, – Исмәгыйль энесе үзен бөркеткә тиңли башлаган… Әллә соң Василий III нең ике башлы каракош канаты астына кереп посуына кинәнүеме аксак шайтанның?.. Димәк, Иделгә кадәр даланы кулында тоткан абасы аның өчен сандугач?..»

      Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Бу хәтле ахмак юраманы аксак Исмәгыйль энесе бирсә бирә алырдыр. Ә бит барысы да киресенчә, ул – сандугач, урыс кенәзе алдында сандугач кебек сайрый – читлектә утыра, бөркетне читлектә тотмыйлар, имеш. Ә син, Исмәгыйль энем, үзеңне бөркет дип юрасаң да, урыс читлегендә утырасың. Урыс көен көйли-көйли, муеныңа тәре такканны сизми дә калырсың әле.

      Йосыф бәк кәтибен чакырып алды һәм шул хакта Исмәгыйль энесенә хат язарга кушты. Хат әзер булгач, ул аны үзе үк укып чыкты һәм, бөтереп, җеп белән бәйләп, мөһерен сукты.

      – Вәзиргә бир, Исмәгыйль бәккә озатсын!

      «Син үзең кенәз Василий тамгасы ике башлы каракош тырнагында, Исмәгыйль энем, – дип уйлады ул, һаман тынычлана алмый. – Ул каракош сине кызык итәр әле, энем, кызык итәр. Бүген төрле бүләкләр биреп алдап тотса, соңыннан, козгын кебек, башың чукый башлар. Менә шунда күрербез: кем бөркет, кем читлектәге сандугач. Сунарчы далага СКАЧАТЬ