Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 21

СКАЧАТЬ күрүгә, карт минем янга килде. Аның йөзе ак, кичәге дәһшәт бөтенләй бетмәгән, ләкин үзендә, тавышында пәйгамбәрнең бөек могҗизасы алдында үзе әзер булып, шуның шатлыгыннан исергәнлек төсе ялтырый иде. Миңа ашыгып, ярым йөгереп килде:

      – Менә,– ди, – Ходаның рәхмәте, шәехләрнең, остазларның фатихасы, ди… Әйтсәң, адәм ышанмас, шундый бер афәттән котылдык бит, ди… Остазлар догасы, шәехләр фатихасы, – ди…– Исән калсам дип, әллә кем карчыкларга сәдака бирү, әллә нинди мәрхүмнәргә Коръән чыгу, әллә нинди каберләргә зиярәт итүгә нәзер әйткән идем. Үтим, барын да үтим, тик исән-сау ярга гына барып чыгыйк, – ди.

      Ләкин кичәге төн шундый авыр курку калдырган ки, ул, аны сөйли башласа, тагы агарына, тагы иманга, тәүбәгә тотына иде.

      Көн буе картым үткән төннең тәэсиреннән котыла алмады.

      Кичкә каршы диңгез бөтенләй тынып җитте. Үткән төн тик бер шомлы куркыныч төш булып калды.

      Без тагы киң диңгез өстеннән, кояш батышы ягына карап, рәхәт, тыныч юл алдык.

      Бабай да үзенең табигый хәленә кайтты. Аның теле тагы ачылды.

7

      Бүгеннән соң, ахры, шул авыр төннең тәэсире беләндер, бабайның күбрәк сүзе диңгез куркынычлары, диңгездә элек заманда булып үткән гаҗәеп эшләр тирәсендә булды. Картның бабаларыннан берсе – Габдулла берничә мәртәбә хаҗга барган икән. Аның хикәяләре Нурый картның зиһененә бик нык урынлашып калган.

      Габдулла хаҗи беренче мәртәбә хаҗга үзе өчен барган. Аннан соң тирә-якның байларыннан берничә «бәдәл хаҗ»[60] алып киткән. Шулай итеп, аңа Мәккә, Мәдинә белән Казан арасын берничә мәртәбәләр урарга туры килгән. Шуннан аның исеме дә Габдулла хаҗи булып калган.

      Габдулла хаҗиның хикәяләре эчендә Нурый картның хыялына иң нык урынлашканнары хаҗ юлында, диңгездә очраган гаҗәеп зур балыклар хакындадыр.

      Еллардан бер елда Габдулла хаҗи кораб белән хаҗдан Русиягә кайтырга чыга. Янында башка хаҗилар да күп. Иртә торып, корабның өстенә менсәләр, бик зур бер утрауның агып барганын күрәләр – бу гаҗәп тә, куркыныч та була. Утрауның өстендә кечкенә-кечкенә таулар, ташлар, зуррак агачлар да бар.

      Хаҗилар бөтенләй аптырап кала.

      Бу ни хәл? Юкса кыямәт булдымы? Әллә зилзиләдә җир җимерелеп, шул кисәк-кисәк булып ага башлаганмы? Шау-шу, курку, тавыш китә. Һичкем ни дияргә дә белми.

      Ярый арада күпне күргән, күп мәртәбәләр хаҗ юлында булган бер карт хаҗи бар икән… Ул гына халыкның җанын тынычландыра: бу агып барган утрау гади түгел, ул ничә мең еллар яшәгән артык зур балыкларның аркасындагы чәнечкеләренә төрле нәрсә җыела-җыела, күп заманнар үткәч булган «ясалма утрау» икән.

      Карт хаҗи, иптәшләрен ныграк тынычландыру, андый хәлләр диңгездә булгалый икәнен аңлату өчен, шундый бер гаҗәп вакыйганы сөйли:

      – Бервакыт, – ди,– балыкчылар, диңгездән балык тотып, хәл җыяр, ашар-эчәр өчен кечкенәрәк бер утрауга кергәннәр икән. Киемнәрен киптерү, аш-чәй кайнату өчен, җирне бераз казып, зур гына ут ягалар. Балыкчылар СКАЧАТЬ



<p>60</p>

Бәдәл хаҗ – ялланып, кеше өчен хаҗга бару.