Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 64

СКАЧАТЬ Кәрим абзый Дим буендагы Казангол авылына барып чыга. Төшкән кешесендә (аны Исхак мулла дип сөйләгәннәр иде) ашап-эчкәннән соң, хуҗаның атын җигеп, болынга китәләр. Куе үлән ат корсагына җиткән болын юлында күпмедер вакыт тугайны карап йөргәч, бер җирдә туктап, түгәрәк «табын» итеп кенә печән чабалар, шуны, кочак-кочак җыеп, арбаларына төйиләр дә кире борылалар. Кайтканда, Кәрим абзый дилбегәне үзе тота. Ләкин, күрәчәгенәдер инде, башкортның шактый чыгымчы аты ишегалдына килеп кергәндә генә нәрсәдәндер өркеп китеп, арба күчәрен капка баганасына эләктерә дә боларны йөге-ние белән аударып та җибәрә. Хуҗа читкә сикереп өлгерә, ә дилбегә тоткан Кәрим абзый үткен чалгы өстенә эче белән килеп төшә. Аны шунда ук арбага салып, Дәүләкән больницасына китерәләр, ләкин, кызганычка каршы, врачлар берни дә эшли алмыйлар, чөнки Кәрим абзыйның ярасы бик тирән булып чыга, һәм, озак та тормыйча, ул шунда җан да бирә. Кабере әлеге бетерелгән татар зиратында иде. Яшь иде әле Кәрим абзый, күп булса утыз бишләр тирәсендә генә булгандыр, Миңнекамал исемле бик сөйкемле хатыны һәм миннән күпмегәдер яшьрәк Суфия исемле чибәр генә кызы торып калды. Соңрак мин аларга барып та йөрдем. Аларда бервакытны Хәлил Наилский дигән артист торды – менә шуның янына баргалый идем мин… Бу хакта, чираты җиткәч, сүз булачак әле.

      Дәүләкәндәге революция вакыйгаларына күпмедер катнашы булган татар кешеләреннән мин монда мисал өчен үзем белгән ике генә исемне телгә алдым. Әгәр казына-тикшерә башласаң, аларны шактый табып булачак. Ләкин бу инде күп вакыт сорый торган үзенә аерым бер эш.

      Инде минем балалык хәтеремдә менә шундый бер күренеш саклана: яз башы, бик якты кояшлы көн; Эткол урамыннан мәчеткә таба сафларга тезелгән шактый халык, яшел һәм кызыл байраклар күтәреп, эреп боткадай саргайган карны ера-ера узып бара. Иң алдан яхшы киемле ниндидер таза кешеләр белән бергә кама тун өстеннән яшел чапан кигән, башына кызыл түбәле ак чалма ураган очлы сакаллы безнең мулла бабай да салмак кына атлый, ә сафларның ике ягыннан күзләре тонган малайлар көтүе бата-чума йөгерә. Менә шундый бер тамашаны мин авызымны ачып, үзебезнең капка төбеннән карап калдым. Нинди тамаша икәнен, әлбәттә, аңламадым, тик шул ук көнне бик дәртләнеп кайтып кергән атакайдан «Патшаны төшергәннәр ләбаса!» дигән сүзне ишеттем. Халыкның нәмаешка17 чыгуы әнә шул уңай белән булган икән. Һәм бу нәмаеш үзе дә ниндидер зур бер яңа бәйрәмнең башыдыр төсле булып тоелган иде миңа шул чакта…

      Ә менә Октябрь вакыйгалары безнең Дәүләкәндә ничегрәк узганын һич тә хәтерләмим. Аяк атлый алмаслык пычрак, салкын көз булганга күрәме, халыкның урамнарга чыгып, байраклар күтәреп йөргәнен дә белмим – булмады шикелле. Шулай да базар тирәсендәге кайбер йортларга кызыл байрак эленгән иде. Әмма ләкин бу чын революция Дәүләкәнгә әнә шулай сизелмичәрәк килсә дә, аның әһәмияте һәм нәтиҗәсе гаять зур булган икән. Дустым Хәбибрахман әйтә, ул миннән өч яшькә олырак, самодержавие вакытында татар, СКАЧАТЬ



<p>17</p>

Демонстрацияне ул елларда «нәмаеш» дип язалар иде. – Ә. Еники искәр.