Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 43

СКАЧАТЬ бирегә килгәннәр иде… Тагын бер онытылмас истәлек: 1924 елның җәендә булса кирәк, Көрмәнкәйдә Мәҗит Гафури, ә Иске Шәриптә минем җизни Шәриф Сүнчәләй белән аның энесе Сәгыйть Сүнчәләй кымызда булдылар. Һәр атнада диярлек алар Дәүләкән базары көнне кирәк-яракларын алыр өчен безгә киләләр иде. Көрмәнкәйдән Мәҗит агай да, билгеле, килеп җитә иде… Әле дә бик ачык хәтеремдә: таяк тоткан юка гына гәүдәле, ак чырайлы, кечкенә кара мыеклы Мәҗит агай, аксый биребрәк, безнең капкадан ук: «Сәгыйть!» – дип тавыш салып килеп керә торган иде. Тавышын ишетүгә, өйдән йә җизни, йә Сәгыйть абый чыгып аны каршы алалар иде. Минем әдәбият белән «җенләнә» башлаган чагым, шуңадыр инде Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек танылган шагыйрьләрнең безнең өйдә булуы яки кереп кенә чыгулары да минем өчен, билгеле, зур бер куанычлы вакыйга булып кала иде11*.

      Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, тәмләп кенә дүрт-биш шешәне бушатканнан соң, райком егетенә рәхмәтебезне әйтеп, аны озатып җибәрдек. Мин исә, кымызны эчеп бетерер өчен, Хәмиттә калдым. Бу дуамал эчемлек юлда селкетеп йөрткәнне бер дә яратмый, аннары җәй кызуында аны озак сакларга да ярамый. Сәгыйдә килен бер унлап шешәне шунда ук кар базына да төшереп куйды. Ә калган өч-дүрт шешәне алып, без Хәмит белән, Сәгыйдәнең ашы өлгергәнче, Дим аръягына чыгып килергә булдык. Аръяктагы тугайда, нәкъ Көрмәнкәй каршысында, Япраклы дигән зур гына күл бар – кайчандыр без, Дәүләкән малайлары, еш кына шул күлгә балыкка килә торган идек. Минем инде Япраклыда булмавыма, юләр әйтмешли, бер кырык ел бардыр – менә шуның ярында малай чактагы шикелле кармак салып утырасым килеп китте. Моның өчен бөтен кирәк нәрсә Хәмиттә бар, абзар артындагы черегән тиреслектән калай савытка бераз суалчан казып алдык та аның буялмаган иске генә көймәсендә аръякка чыгып та киттек. Тугайның әле чабылмаган куе үләнен ерып, күл буена бардык, таллар ышыгыннан әйбәт кенә тыныч урын табып, кармакларны сүтеп, бисмилланы әйтеп дигәндәй, безне зарыгып көткән балыкларны ялыктырмас өчен, тизрәк эшкә дә керештек. Ләкин, ни хикмәттер, балыклар безнең кармакларга ташланырга ашыкмадылар. Моның сәбәбен Хәмит шунда ук әйтеп тә бирде: хәзер нәкъ көн үзәге, балыкларның көн кызуыннан ялкауланып, тик кенә «ята» торган чаклары, диде. Шулай да ул үзе ничектер, ниндидер хәйләсен белеп, чибәр-чибәр генә кызылканатларны тартып чыгаргалады. Гаҗәп, утырган җиреннән кузгалып та тормыйча, эләккән балыгын ике тез арасына ашыкмыйча чыгарып кына сала! Балык та, канәгать кебек, артык тыпырчынмый да.

      Әмма минем осталык та, сабырлык та җитмәде – баштарак калкавычтан күземне алмыйча утырсам да, һәм берничә тапкыр кармакны кинәт күтәреп җибәрсәм дә, балык үзе җимне ашап су төбендә кала бирде. Көлә белә микән ул минем ише балыкчыдан?! Аннары мин, онытылып китеп, кармактан бигрәк, күл әйләнәсен ешрак күзәтеп утырдым. Кырык ел аз вакыт түгел, бу вакыт эчендә Япраклы да күпмедер үзгәрергә тиеш иде кебек. Без, Дәүләкән малайлары, мәсәлән, балык тотарга күлнең әнә каршы ягына килә торган идек. Ул якның кара яр буйлары ачык, таллыклар, СКАЧАТЬ



<p>11</p>

Быел Уфага баргач, Йосыф ага Гәрәйдән ишеттем: бер җәйне Сәгыйть Рәмиев тә Көрмәнкәйдә кымыз эчеп яткан һәм шул чагында үзенең «Авыл» исемле мәшһүр шигырен язган икән. Хәтерлисезме:

Әй авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш. – Ә. Еники искәр.