Название: Әсәрләр. 3 том
Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03857-7
isbn:
Ак сакаллы картның әйле-шәйле анасыннан әнә шулай рөхсәт алуы – бу бер дә арттырып әйтелгән сүз түгел. Шулай булган заманында, картлар рөхсәтеннән (яки фатихасыннан) башка бер генә эш тә эшләнмәгән.
Аннары төмәннәрдә хатын-кызлар да шактый ук хөрлек белән файдаланганнар. Карчыклар йөзләрен яшермәгәннәр, хатыннар олырак ирләрне очратканда, битләрен яулык чите белән генә кап- лый төшеп узганнар. Яшь киленнәр француз бөркәнчек ябынганнар, иренең туганнары белән күрешкәндә чүгенеп (реверанс ясап) кул биргәннәр. Кызны күрсәтмичә бирү яки егетен күрмичә чыгу кебек кыргый гадәтләр дә булмаган. Кыскасы, «кара йөзләр» кебек фаҗиганең Каргалыда булуы мөмкин дә түгел.
Инде исемнәр һәм кушаматлар турында берничә сүз. (Кушаматлар кайда гына юк ул, ләкин бу очракта үзенә күрә бер сере бар.) Хикмәт шунда: безнең Каргалыда фамилияләр аз, бер үк исемнәр бик күп. Үзенең һәм атасының исеме туры килгәннәр дә аз түгел. Шул сәбәпле монда кешеләрне кушаматсыз аерып та булмый. Әйтик, бер үк фамилиядә ике Кәлимулла бар икән, аның берсен Болаш Кәлимулла, икенчесен Гыжнай Кәлимулла дип йөрткәннәр. Кыскасы, кушаматсыз берәү дә юк. Хәер, бөтен авылга бер кеше булган диләр. Исеме аның Әхмәт икән. Менә шул абзый бер мәҗлестә: «Минем кушаматым юк, мин коры Әхмәт кенә», – дип мактанган, имеш. «Әһә, алаймыни?!» – дигәннәр тыңлап утыручылар һәм шунда ук аны Коры Әхмәт дип йөртә дә башлаганнар. Мактану харап иткән абзыйны!
Ләкин бик күп кушаматларның «чыгышы» билгесез, махсус төпченмичә белеп тә булмый, шулай да кайберләренең «тарихы» мәгълүм. Мәсәлән, Кердеш Нури дигән кеше булган. Ул кайчандыр Мәмти (Мәфтүхә) исемле хатынга йортка кергән. Шуннан инде аңа Кердеш дигән кушамат тагылган. (Хәтта яңа сүз иҗат иткәннәр.) Яки Әйләнчек Сафины алыйк. Бу кеше берәр җиргә барыр өчен атын җигеп, ишек төбенә тарттыргач та, чыгып китә алмыйча, өе тирәсендә һаман әйләнә дә тулгана икән. Шуның өчен аңа Әйләнчек кушаматы бик урынлы тагылып та кала.
Кушаматлар, фамилия шикелле, атадан балага да күчкән. Әйтик, атасының кушаматы Бәлеш икән, малайлары да Бәлеш булып йөргән. Минем тагын Чөчеләр («төче» сүзеннән), Нәмиләр дип күпләп әйткәнне дә ишеткәнем бар – бу инде тоташ бер токымның кушаматы булса кирәк. Бер кушаматның хәтта фамилиягә әйләнүен дә ишеткән идем. Югарыда Болаш Кәлимулла дигән кеше телгә алынган иде – менә шуның бер улы атасының кушаматын тоткан да фамилиягә әйләндергән. Хәзер үзе дә, балалары да Булашевлар булып йөри икән.
Әйе, болар барысы да элек иде – миңа чаклы һәм мин балачакта булган хәлләр. Аннан соң күп сулар акты, күп җилләр исте, буыннар алышынды, тормыш алышынды. Тулаем дөнья бик нык үзгәрде. Бу үзгәрешләрдән минем туган авылым Каргалы да читтә торып калмады, билгеле. Бөтен җирдәге шикелле, хәзер инде анда да бай да юк, ярлы да юк, һәр җәһәттән тигезлек, барысы да бер чама тук һәм мул яшиләр… Борынгы озын көйләр урынына кыска-дәртле көйләргә җырлый торганнардыр, иске уеннар да онытылып беткәндер – клубка йөри яки телевизор карый торганнардыр (бөтенесе булмаса да), кушаматларның да кирәге беткәндер, яңа буын бер-берсенә, СКАЧАТЬ