Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники страница 58

СКАЧАТЬ да, күрергә дә тырышып карамады. (Рәшидә исә соңгы вакытларда үзе башлап шалтыратмый иде инде.)

      Шуны әйтергә кирәк: Зөфәр Рәшидәне үзе өчен лаек хатын дип тапмагач һәм аңа өйләнү дигән нәрсә күңелендә булмагач, ике арадагы мөнәсәбәт шулай акрынлап өзелер дигән өметтә йөри иде. Ул моны, билгеле, бик тели дә иде, шуңа күрә, күпме генә озак вакыт узмасын, ничек тә очрашудан, күрешүдән тыелырга тырыша иде. Ләкин, шуның белән бергә, ул аны һич оныта алмый иде, сагына иде һәм менә вакыт-вакыт, бөтен салкын исәпләрне бер читкә ташлап, тизрәк Рәшидәне табарга, аның белән бергә булырга ашкына иде.

      Рәшидә Зөфәрнең болай бер ераклашып, бер якынаеп йөрүен ничектер сизеп бетерми иде. Иң элек ул үзе, еш кына гастрольләргә чыгып киткәнлектән, икешәр-өчәр ай югалып тора иде. Аннары очрашкан чакларда, Зөфәр аны чын сагыну белән иркәли-сөя иде, ә озак вакыт күренмичә торуын эше-мәшәкате бик күп булу белән аңлата иде. Шулай итеп, Рәшидәнең күңелендә уяна башлаган бөтен шикләре, үпкәләре тарала да бетә иде. Ләкин шулай да яшь ханым соңгы вакытларда беркадәр үзгәрә төште; электәге кебек очрашу шатлыгыннан күбәләктәй очынып тормый ул, Зөфәрнең сөюләрен, артык дәртләнмичә, ничектер эчке бер тыелу белән кабул итә, гомумән, күңелендә гел борчып торган авыр уе бар шикелле, үзен шактый моңсу-басынкы тота иде. Зөфәр аңардагы бу үзгәрешне сизмичә калмады, әмма барыбер киселәсе сынык булгач, ул хакта борчылып та тормады.

      Инде менә горизонтта Гамбәр туташ күренүгә, ул кинәт Рәшидәне исенә төшерде. Алай гына да түгел, яшь туташ юньләп күзенә дә чагылырга өлгермәс борын, каршысына, гүя аны каплап, бөтен сокландыргыч килбәте белән Рәшидәсе сүзсез-тын гына калкып чыкты. Бу хәлгә Зөфәр үзе дә гаҗәпләнә калды. Ләкин сәбәбен эзләп тормады, бары тизрәк аны күрәсе килде… Билгеле, салкын акыл белән уйлаганда, Зөфәр моны теләмәскә, теләгән тәкъдирдә дә күрү-очрашудан, һичшиксез, тыелырга тиеш иде. Чөнки Гамбәр туташ белән танышырга торганда, Рәшидәне күрү һәм сүнеп барган ялкынны яңадан көйрәтеп җибәрү аның өчен хәерлегә булмаячак иде. Әмма шуны сизсә дә, ул күрергә теләде, йөрәге белән генә түгел, хәтта акылы белән дә теләде, гүя менә Рәшидәне күрмичә торып, ул Гамбәрне дә дөрес аңламас, дөрес бәяли белмәс кебек иде.

      Һәм кинәт туган бер тәвәккәллек белән ул, филармониягә шалтыратып, Рәшидәне эзли башлады. Бары икенче көнне генә туры китереп, аның белән гадәтенчә җылы, йомшак кына сөйләште һәм сәгать өчләрдә Ленин бакчасында очрашырга сүз куешты.

      Ул көнне Зөфәр эшеннән бик иртә кузгалды. Кечкенә кабинетын бикләп алды да ишек төбендә утырган секретарь-машинисткага үзенең точкаларда буласын, аннары шәһәргә кайбер эшләр белән китәсен, шуңа күрә бүген, ихтимал, кире әйләнеп килә алмавын әйтеп чыгып китте.

      Берничә сәүдә точкасында булып, андагы кешеләр белән сөйләшеп, тиешле киңәшләрен, боерыкларын биреп чыккач, ул ахырдан гына азык кибетенә кереп, аның мөдире аша үзенә бер шешә портвейн һәм бераз конфет, печенье кебек нәрсәләр төрдереп алды да, сәгать икеләр тирәсендә ОРС машинасына утырып, СКАЧАТЬ