Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 9

СКАЧАТЬ күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчан буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора… Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар килеп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була, һәм аннан кешеләр, сикерешеп төшеп, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кайвакытта исә вагоннар ябык була, һәм алар җепкә тезгән уенчык вагоннар төсле булып күренәләр, гүя аларның кара тәгәрмәчләре бик юка, җиңел һәм чак җиргә тиеп, хәзер тәгәрәшеп китәргә торалар. Кара паровоз ерактан чабыш айгыры шикелле бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар тарата.

      Галимҗан абзыйның хатыны Мәрьям абыстай өйнең кечкенә тәрәзәсеннән шул күренешкә – карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап «көмеш дилбегә» төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде. Элек аның мондый гадәте юк иде. Ул ара-тирә авылның башка хатын-кызлары белән бергәләшеп станция каршысына йомырка, сөт, май алып бара, пассажирларга алып килгән нәрсәләрен татарча мактап-мактап сатарга тырыша һәм, тубалы, шешәләре бушап калса, күтәренке кәеф белән тизрәк өйгә, карты янына кайтырга ашыга иде. Кыскасы, станциягә, поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми һәм тәрәзәдән карап тору теләге бервакытта да күңеленә килми иде.

      Инде сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә станциядән, кызыл вагоннарга утырып, кояш батышына таба фронтка киттеләр. Мәрьям абыстайның исәбенчә, алар кайчан да булса шул ук юл белән, шундый ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә станциягә кире кайтып төшәргә тиешләр иде. Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде. Күп вакыт станция буш була, бер яктан да поезд килгәне күренми. Мәрьям абыстай, йөрәге төбеннән күтәрелергә маташкан өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә. Кайвакыт исә ул сырт буйлап станциягә таба килгән озын эшелонны күрә. Сырт өстеннән караган кояштан кечкенә кызыл вагоннарның зур кыек күләгәләре авыл ягына таба төшкән, һәм бу бер-берсеннән тигез яктылык белән аерылган кыек күләгәләр яшел чирәм өстеннән бик кызу куып баралар, ә рельслар буйлап, җиңел кара тәгәрмәчләрдән калышмыйча, чуар яктылык йөгерә. Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала… Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә. Бу тавышны ул салкын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый. Ул аның станциягә килеп җитүен, вагоннарның тавышсыз, салмак кына бәрелешеп туктауларын, поезддан кешеләрнең төшүен һәм авыл юлына кемнең дә булса килергә чыгуын көтеп, күзләренә җәелгән яшь томаны аша озак карап тора. Өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшеп, авыл юлына чыгар бит! Ул бит, шушы СКАЧАТЬ