Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 65

СКАЧАТЬ үпкә-бавырыннан, дөге белән бергә эчәккә тутырып, шулпада пешерелгән казылык иде. Клара, аны капкач, телен йотардай булды – гаҗәп тә тәмле иде ул! Шунда ук кечкенә блокнотына бу тутырма дигән хикмәтнең ничек эшләнүен сорашып, язып та алды. Янәсе, Казанга кайткач, үзе пешереп, өйдәгеләрне бер сыйлаячак.

      Аннары коштабак белән калҗалап тураган ит килде. Җиңгәчәсе аның өстенә суганлы, борычлы кайнар өре салып җибәрде, һәм өйгә әчкелтем хуш ис таралып китте.

      Шуны әйтергә кирәк: баягынак Клараның кәефен боза язган тәкәне кызгану хисе хәзер каядыр югалган иде инде… Ашаганда тере тәкә аның күз алдына килеп җанын борчымады. Хәер, табын яны гел сүз белән узды, һәм Клараның уе бөтенләй башка нәрсәләргә китте. Менә хәзер генә ул туганнары белән якыннан танышты. Рәхмәй абыйсы гади колхозчы икән, бригадир кая җибәрсә, шунда эшләп йөри икән, ләкин болай селкенеп йөрүдән туйдым, ди, колхозыбызның хәзер үз машиналары булачак, берәр комбайнга басарга исәпләп торам, ди. Председательләре аңа вәгъдә биргән икән инде.

      Мөнирә җиңгәчәсе, әйткәнебезчә, фермада сыер сава. Клара ни өчендер аны тирә-якка даны таралган алдынгы сыер савучыдыр дип уйлаган иде. Ләкин алай ук түгел икән, газетада рәсеме чыкмаган икән әле… Җиңгәчәсе, акланырга теләгәндәй, сыерларыбыз вак, ди, югыйсә тырышабыз инде, ди. Шулай да ферма тактасына гел язылып бара икән.

      Клара аларның көнкүреш хәлләре белән дә читләтеп кенә булса да кызыксынып карады. Карт җиңгәчәсе ике сүзнең берендә «Аллага шөкер» дип тора. Ипи кайгысы китте, ди, түбәбездән су үтми, ди, мал-туарыбыз бар, ди, аяк-кулыбыз сау, ди. Аннары аның читтәге ике улы белән бер кызы да онытып бетермиләр икән, чәй-шикәрлек карчыкка килгәләп тора икән.

      Гомумән, ул бик азга да шөкер итәргә өйрәнгән, ахрысы. Чөнки сугыш башланган елны иреннән калып, берсеннән-берсе яшьрәк алты баласын бик зур авырлык белән үстергән. Ә нужа азның да кадерен белергә өйрәтә икән ул…

      Әле дә менә, сүз чыккач, гади генә бер нәрсә итеп сөйләп алды:

      – Шулай, сугыш вакытында, яшь ярымлык Һәдиямне күтәреп, стансага икмәк эзләп бардым, – дип башлап китте ул, тирләгән битен тастымал очы белән сөртә-сөртә. – Икмәкне таптым, кайтырга чыктым, бер беләгемдә бала, икенчесендә – ашъяулыкка төреп элгән ике зур каравай… Кайта-кайта кулларымның чистый хәле бетте бит, өзелеп төшәләр дип торам… Нишләргә инде?.. Күп тә калмады югыйсә, ә баралмыйм гына бит, хет ташла да кит… Шуннан Һәдиямне юл кырыена утыртып калдырдым да төенемне бер җир буе алга илтеп куйдым. Аннан баламны килеп алдым. Тагын төенемне алга илтеп куйдым, тагын баламны кире кайтып алдым… Шулай итеп, әле ипекәемне, әле балакаемны күчерә-күчерә, көч-хәлгә кайтып егылдым!

      Клара шактый сүзсез калып утырды, әллә нишләтте аны бу кечкенә хикәя, әйтерсең бәгырен туңдырып җибәрде. Ләкин моның сәбәбе җиңгәчәсен яки юл буенда утырып калган баланы кызганудан гына түгел иде (кызгану – бу очракта бик зәгыйфь хис ул), ә дөреслекнең кайвакытта никадәр рәхимсез булуын аңлаудан, кешеләрнең шуңа тыныч карый алуларына хәйран калудан иде. Гаҗәеп бит! Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! СКАЧАТЬ