Название: Әсәрләр. 1 том
Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03859-1
isbn:
Ә Тамара Сергеевна – горур хатын, һаман элеккечә башын текә тотып, иренен кысып йөри бирә. Гүя беркемдә, бернәрсәдә эше юк, бары фермасын да өен, кара төлкеләрен дә Петясын гына белә. Хәтта, мин әйтер идем, аның горурлыгы соңгы вакытларда көчәя төште, әйтерсең горурлык аның өчен һәртөрле начар сүз, яман карашлардан саклый торган бердәнбер калкан иде… Әмма шулай да бу акыллы хатынның җаны тыныч булмаска тиеш иде. Ул әллә егетнең ни уйлап масаюын, аңа, үзеннән сигез яшькә олы хатынга, ничегрәк каравын, ниһаять, аның иң кадерле, иң яшерен хисләрен ятларга фаш итүен сизмәгәндер дисезме? Юк, сизгәндер, Петя аның өчен табышмак түгел ич! Һәм горур ханымга вакыт-вакыт бик хурланырга да, әрнеп сыкранырга да туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин ниләр генә кичермәсен, бөтенесен дә ул, бердән, үзенең әнә шул горурлыгы, икенчедән, яшерен өмете белән җиңәргә тырышты булса кирәк… Әйе, бик гаҗәп иде болар барысы да безнең өчен, әмма вакыйга үзе ахырда бу сәер төенне чишеп бирде безгә!
…Сүз бит Тамара Сергеевнаның ни өчен бездән китүе турында башланган иде. Тыңлагыз, бу аяныч вакыйганың соңы бик гыйбрәтле.
Шул елның көзендә (ә алар, Тамара белән Петя, җәй башында кушылганнар иде) бер механикны Ленинградка алты айлык курсларга җибәрергә кушып, безгә главкадан язу килгән иде. Менә шул хәбәрне ишеткәч тә, Тамара Сергеевна тиз үк директорга килеп җитте. Ул бик үтенеп директордан курска Пётр Котовны җибәрүен сорый башлады. Директор коры гына «карарбыз» дию белән чикләнгәч, ул парткомга да кереп сөйләште. Аңардан: «Ни өчен ул хәтле Петяны җибәрәсегез килә?» – дип сорагач, Тамара Сергеевна, мескен, хәтта уңайсызланып та калды. Асыл теләген әйтергә кыймыйча, шунлыктан дулкынланып, ул Петяның яхшы слесарь, әйбәт кеше булуын, тик аңа уку җитмәвен исбат итәргә кереште. Хәер, ни өчен дип сорау урынсыз да иде, болай да хатынның теләген аңларга мөмкин иде. Әгәр курс бүтән бер шәһәрдә булса, ул, бәлкем, бу кадәр ялварып сорамаган да булыр иде. Ләкин Ленинград бит – аның туып үскән шәһәре! Йә, ничек ул үзенең Петясын шунда җибәреп, укытып-йөртеп кайтарырга теләмәсен, ди?
Әлбәттә, совхоз җитәкчеләре каршында Петя Котов курска җибәрер өчен бик үк лаеклы кандидатлардан түгел иде. Аңардан куда шәбрәк егетләр бар иде. Ләкин Тамара Сергеевнага хөрмәт йөзеннән, аның телдән әйтә алмаган изге теләген аңлап дигәндәй, Котовны курска җибәрергә булдылар.
…Китәр көннәр якынлашкач, Петя мастерскойдагы иптәшләре алдында болай дип мактана икән: «Беләсезме, егетләр, минем Тамара миңа целый список төзеп бирде: менә, имеш, син, дустым, шуларның барысын да күреп кайтырга тиешсең. Эрмитаж, Смольный, Петергоф, Зимний, тагын әллә нинди дворецлар, әллә нинди музейлар – барысын да СКАЧАТЬ