Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 37

СКАЧАТЬ хатыннардан саналган. Үзе әйтмешли, каралыкка, наданлыкка каршы көрәшкән. Алар, әтием белән әниемне әйтәм, спектакльләрдә, әдәби кичәләрдә катнашканнар. Әнием мандолинада уйнаган, матур гына җырлаган да, ә әтием иске байларны, муллаларны бик оста уйнаган, диләр. Читтән килгән артистлар бездә һәрвакыт кунак булып ятканнар. Җәйләрен Троицк далаларына кымызга барганнар. Хөррият елларында (әнием шулай ди торган иде) аеруча дәртләнеп, бөтен шәһәрне аякка бастырып, берөзлексез спектакльләр уйнап, концертлар куеп, «шәрык кичәләре» оештырып йөргәннәр. Бик күңелле, кызыклы чаклар иде ул еллар дип, әти белән әни әле дә сагынып сөйләштергәлиләр… Мин үзем аларның берсен дә белмим, чөнки мин туганда ул еллар үтеп киткән иде инде. Үземне белә башлаганда әти муллалар уйнап йөрүне күптән ташлаган, олыгайган, басылган бер кеше иде. Ул инде әллә кайчаннан бирле промкооперациядә җаваплы урында эшли һәм эшеннән бүтән нәрсәне белми дә, белергә дә теләми… Әни җидееллык мәктәптә укытып йөри иде әле, ләкин ул да инде әдәби кичәләрне оныткан, бар кайгысы, бар мәшәкате семьяга бәйләнгән иде…

      Әнием миңа кулыннан килгән кадәр үзенчә дөрес, яхшы тәрбия бирергә тырышты. Кече яшьтән үк ул мине ана телендә укырга өйрәтте, аннары дүрт ел татар мәктәбенә йөртте. Аның кыз чагыннан ук җыеп килгән бай гына китапханәсе бар иде, шуннан сайлап кына миңа китаплар бирә торган иде. Бигрәк тә татар музыкасына мәхәббәт уятырга теләде ул миндә, моның өчен хәтта үзенең кайбер асыл әйберләрен сатып, өебезгә иске генә бер пианино да алып куйды… Шуның өстенә әле ул мине татар чигүләренә дә өйрәтте. Шулай итеп, әнием минем күңелемә үз халкыбызга мәхәббәт, үз культурабызга хөрмәт орлыгын салырга тырышты. Бушка китмәде шикелле аның бу тырышуы – шулай сизәм. Рәхмәт, бик рәхмәт инде аңа!..

      Мин бик читкә кереп киттем шикелле… Менә бит ул сөйли белмәүнең бәласе!.. Гаеп итмәссез инде, бусы минем биографиямә кечкенә бер кереш булсын, ярыймы?

      – Мин тыңлыйм, Зөһрә ханым!

      Һәм, чыннан да, мин аны гаять бирелеп тыңлый идем. Ул шуны күрмиме? Күрә, әлбәттә, тавышыннан сизеп торам күргәнен. Хәзер инде ул бер дә каушамыйча сүзен башлап китте.

      – 1939 елны мин урта мәктәпне бетереп, көзен ин-ститутка укырга кердем. 1940 елның язында Нәҗип Аитов Мәскәүдән Бауман институтын бетереп кайтты… Мин аны бала чагымнан ук белә идем. Аның әти-әниләре безгә күптән таныш, якын йөрешкән кешеләр иде. Мотаһар абзый, Нәҗипнең әтисе, тегермәннәр трестында эшләүче зур бер белгеч иде… Ул үзе бөтенләй укымаган кеше дип сөйлиләр иде, ләкин бик яшьтән үк шул иген тарттыру эшенә кереп киткән, бик авырлык белән үзенә юл салган, әле революциягә кадәр үк Троицк баеның зур паровой тегермәнендә управляющий булып эшләгән, диләр… Тегермәннәр Советка күчкәч тә, ул һаман шул эшендә калган. Мәскәүдән бер зур кеше, чын булса Цюрупа диләр, аңа тияргә кушмаган, имеш. Соңыннан, нэп вакытында шикелле, аны Чиләбегә күчергәннәр. Менә шул заманнан бирле инде ул, әйткәнемчә, зур бер белгеч булып эшләп килә иде… Бик әйбәт, гадел кеше иде ул, хәзер дә мин аны оныта алмыйм, исемә төшкәндә, СКАЧАТЬ