Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 21

СКАЧАТЬ аңа, Пётр Васильевич, дип дәшә торган булдылар… Егет үзе дә эреләнеп, олы сымаграк булып китте, аның йөзенә төче елмаю астына яшеренеп кенә «шаярмагыз минем белән» дигән масаю чыкты. Дөрес, өлкәнрәк кешеләргә ул моны күрсәтмәскә тырыша, ләкин ничек кенә тырышмасын, бик әйбәт тәрбиягә эләккән песи шикелле, үз-үзеннән тук канәгатьләнүне беркая да куя алмый – кыяфәт үзе үк кычкырып тора… Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пиджак-чалбары үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөрткән чәчләрен дә матур гына итеп тарап куярга өйрәнде… Ашау-эчү ягы да үзгәрмичә калмады. Хәзер инде егетебез төшке ял вакытында мастерской күләгәсендә коры икмәк күшәп утырмый, ә көн дә Тамара Сергеевна биреп җибәргән завтрак – май яккан күмәч, пешкән йомырка, кайнаган сөт белән сыйлана… Болары әле кеше күзенә чагылган кадәресе генә, ә яраткан хатын янында ул нинди тәрбия, нинди ихлас кайгырту күрмәгәндер?

      Шулай, дус кеше! Ләкин, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр бары тышкы яктан гына иде шул. Ходай егеткә күктән көткән бәхетне җирдән табып бирде. Инде аңа шул бәхетенә ике куллап ябышырга, Ходаем, кире ала күрмә, дип ялварып кына торырга кирәк иде; Тамара Сергеевна кебек кешене бит ул, көндез чыра яндырып эзләсә дә, яңадан табачак түгел! Ләкин Петя, дурак, өстенә ауган бу бәхетнең әһәмиятен дә аңламый, кадерен дә белми иде булса кирәк. Чөнки ул үзенең характеры белән дә, гадәтләре белән дә һич үзгәрмәде диярлек. Элеккечә ваемсыз, мәнсез ул; аның өчен үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, һаман шул «әйдә, ярар!» дигән принцип белән селкенеп йөрүче кеше булып кала бирде. Тамара Сергеевна белән кушылуына ул чираттагы «җиңү» һәм вакытлы бер эш итеп карады. Гәрчә шундый дәрәҗәле, матур, интеллигент хатынның аны тиң итүенә борынын күтәрсә дә, бу бары: «Күрдегезме, мин кемне эләктердем», – дип мактанудан гына гыйбарәт иде. Шуңа күрә бичара хатынга тиешле хөрмәт тә юк, аның кем икәнен аңлау да юк, аның яхшы исемен, абруен сакларга тырышу да юк. Ул гынамы әле!

      …Менә Петя иртәнчәк мастерскойга килә. Сүлпән генә эшкә тотына, йокысы калгандай киерелә-сузыла, әледән-әле яңак сөякләре шытырдаганчы исни… Беләсез инде, мондый чакта яшьләрдән кайберәүләр (Петяның үз ишләре) шаяртырга яраталар, бер дә тарсынмыйча, «Ничегрәк соң?», «Алайракмы, болайракмы?» дигән төсле, күңелдән уйларга да оят сораулар бирәләр. Ә Петя нишли шул чакта? Берәү булса, кызыксынучыларның авызларын мәңге ачылмаслык итеп томалар иде, ә ул, ишәк, тегеләрнең әйткәннәрен раслагандай, мәгънәле төче итеп елмая, бик туры китереп әйткәнне ишетсә, «черти-и!» дигән булып, башын гына чайкап куя… Бөтен бәла шунда, минемчә, Петя Котов, гомумән, интим мөнәсәбәтнең никадәр изге-яшерен булырга тиешлеген, якын кешеңнең намусын, чисталыгын саклау белән бәйләнгән булуын аңлаудан ерак тора иде. Һәм аның әнә шулай үз ишләренең пычрак шаяртуларына кинәнүен күргәннән соң, Тамара Сергеевна очрый калса, аңа каравы әллә ничек авыр да, уңайсыз да булып китә иде. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта СКАЧАТЬ