Матурлык. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Матурлык - Амирхан Еники страница 13

СКАЧАТЬ Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте белән бәйле көндәлек дәфтәре генә түгел, ә әсәрнең прототибы язган һәм Казанда радиокомитетта эшли торган Зәйнәп ханымга җибәрелгән тагын бер хат та әдипнең архивында сакланып калган була. Шул хат язучыга Салих Сәйдәшевнең җанлы образын тудыруга ярдәм иткән. Шуңа күрә ул хатның авторы аерым кызыксыну да уята. Әйтик, әлеге хатта Фатимаи Зөһрә үзенең кем булуы белән таныштырып та куя: «Мин – шул гасырдагы татар кызларыннан берсе. 1905 елда Казан шәһәрендә туганмын. Йортыбыз Захарский урамында урнашкан. Атам – сәүдәгәр Әхмәтҗан Солтанов дигән кеше. Ул, бик иске фикерле булса да, музыка яраткан. Музыка өчен иске кагыйдәләрне бозарга риза булган». Шул ук хатта кызның әнисе турында мәгълүмат бирелә: «…әнием минем заманына күрә алдынгы карашлы, мәдәнияткә омтылучан хатын иде. Ул бит Сембердә туып үскән, ә Сембер Казан түгел инде – саф рус шәһәре. Ахун хәзрәт кызы булуына һәм, асылда, мөселманча тәрбияләнеп үсүенә карамастан, әниемә барыбер рус кызлары белән аралашырга, телләрен, гадәтләрен өйрәнергә, өй-гаилә тормышын якыннан күрергә туры килгән… Бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук, абыстайлар шикелле, укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми. Ул европачарак киенергә ярата һәм күлмәкләрен дә рус хатыннарыннан тектерә». Повестьның герое Гөләндәм дә әнисе йогынтысында заманча тәрбия ала: «Казанда иң яхшы саналган Ләбибә ханым мәктәбенә укырга бирде. Бу кызлар мәктәбендә безгә, төрле фәннәр укыту белән бергә, рус телен дә укыттылар, шулай ук төрле кул эшенә дә өйрәттеләр», – дип языла хатта.

      Күреп үткәнебезчә, повестьның төп герое Гөләндәм образының реаль шәхес булуы шик тудырмый. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевнең аралашу даирәсендә булган яшь кыз истәлекләре һәм аның шәхси хаты әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктан алып язылуына шик калдырмый.

      Мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәби әсәрдә Сәйдәш образын тудырганчы, Ә. Еники аның шәхесен өйрәнә. Әдип белән булган әңгәмә вакытында, Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре турында сүзен дәвам итеп, ул болай диде: «Соңыннан мине Сәйдәшнең танылган еллары турында язарга кыстый башладылар. Күпме уйласам да, хыяллансам да, ул эшкә керешә алмадым… Үземчә болай аңлата алам: иң беренче чиратта композиторлык иҗаты миңа таныш нәрсә түгел. Музыка ничек туа? Ул бик нечкә нәрсә булса кирәк, шуңа күрә профан, дилетант булып язарга ярамый. Салих мәрхүм әйтә торган булган: «Минем колагымда һәрвакыт музыка яңгырап тора», – дип. Ничек яңгырый? Илһам аңа ничек килә? Аларны ничек белергә?»

      Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев – Ә. Еникинең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Ул аны «фаҗигале шәхес» дип атый. Әдип Сәйдәшнең беренче чиратта халык композиторы булуына игътибар юнәлтә: «Сәйдәшне исә халык таныды, халык күтәрде…» – дип күрсәтә ул.

      Гомумән, Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда халыкта югалып баручы гореф-гадәтләрне, традицияләрне кайтаруның бер чарасы итеп музыканы күрсәтә. Милли музыка, аның СКАЧАТЬ