Название: Пьесалар / Пьесы
Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Драматургия
isbn: 978-5-298-04251-2
isbn:
Кинҗә. Падишаһ хәзрәтләре полковник Канкай углын уйландырырлык сүз әйткәнме?
Бәхтияр. Уйлану адәм баласына хас нәрсәдер, мулла.
Кинҗә. Әлбәттә, әлбәттә.
Бәхтияр. Ишетүебезчә, сез – падишаһымызның уң кулы. Әгәр безгә дә белергә яраса, әйтегезче, мулла, максатыгыз ни? Ни өчен яуга күтәрелдегез?
Кинҗә. Патша хәзрәтләренең уң кулы берәү генә түгел. Ишеткәнсеңдер, татарлардан Идыр Мәхмүтев, Садыйк Сеитов та Югары совет әгъзалары. Без янә Канкай углы Бәхтиярны да падишаһымызның уң кулы дип таныйбыз. Бу сөальләргә җавапны ул үзе дә белә дип фараз кылаек.
Бәхтияр. Без падишаһымыз манифесында күңелләргә хуш сүзләрне укыдык.
Кинҗә. Күңелегезгә хуш сүзләр нидән гыйбарәт?
Бәхтияр. Җир, су…
Кинҗә. Безнең дә максатымыз шулдыр, Канкай углы. Җир, су… Әмма ләкин оныттыңыз, адәм баласына иң кирәге – ирек. Ирек!.. Җан иреге, рух иреге. Җанга ирек булмаса, һай авыр, Бәхтияр туганым. Минем җирем дә, суым да бар иде, тамагым тук иде. Рухыма ирек җитми иде, читлектәге кош кеби иде. Әгәр дә син бүтәннәр кеби үк Адәм илә Хәваның газиз баласы булып та, сиңа үги балага караган кебек кимсетеп карасалар, кыерсытсалар, телеңне киссәләр, динеңне-иманыңны таптасалар, тамак хәсрәте онытыла, туганым.
Мортаза керә, Бәхтиярны күреп, йөгереп, аның янына килә.
Мортаза. Бәхтияр агай, килеп җиттем.
Бәхтияр. Минем янда кеше бар, сәламең бир, туң авыз.
Мортаза (Кинҗәгә). Әссәламегаләйкем, агай… (Бәхтиярга.) Нурсолтан да килде.
Бәхтияр. Кичерә күрегез, мулла… (Мортазаны читкәрәк алып китеп.) Кайда ул?
Мортаза. Теләч абзый янында калдырдым.
Бәхтияр. Сөйлә.
Мортаза. Авылга кайттык. Юкәче Бигеш өенә кердек. Мин әйттем, хатыныңны китердем, дидем. Син әйткәннәрне әйттем, «асып куям» дип әйтте Бәхтияр абзыкаем дигәч, коты ботына төште, Нурсолтанга күрсәтте: ул минем хатыным түгел, диде, «талак» дип әйттем, диде, өемнән чыгып кит, дип, Нурсолтанны куды, Нурсолтан белән без чыгып киттек, Нурсолтан елады, мин сөендем, әйдә Бәхтияр абзыкаем янына, дидем, бармыйм, диде, барасың, дидем, бармыйм, диде, барасың, дидем. Ул да мине куып җибәрер, ди. Бәхтияр абзыкаем куып җибәрми, дидем, ул синең өчен үлә, дидем. Кулыннан тоттым да алып килдем, үзе килде, карышмады. Өеннән чыгып киткәндә юкәче Бигешкә яман сүзләр әйтте Нурсолтан, өеннән чыккач елады.
Бәхтияр. Анысын сөйләдең.
Мортаза. Юлда мин аңа мәзәк сөйләдем, көлде, валлаһи дип әйтәм, көлде. Патша хәзрәтләрен күрдеңме, Бәхтияр агай?
Бәхтияр. Син, мокыт, һәмиш миңа агай дисең.
Мортаза. Пулкувник хәзрәтләре, күрдеңме? Миңа да күрергә насыйп булыр микән?
Бәхтияр. Бар, Нурсолтан янында бул. (Мортаза чыгып чапкач, Кинҗә Арсланов янына килә.) Кичерегез, мулла, сүзегезне бүлдек.
Кинҗә. Иртәгә чаклы сөйләшергә вакыт булыр дип уйлаек. Нурсолтанны кем дип беләек?
Бәхтияр. Минем кәләшем. Никахлашырга падишаһымызның фатихасын сорарга СКАЧАТЬ