Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 12

СКАЧАТЬ ул ниндидер күңелсезлек килеп чыкканын йөрәге белән сизенде һәм Сашага дөресен сөйләп бирергә кушты. Улы сөйләгәндә, ана сулу алырга да куркып, бүлдермичә тыңлап торды. Коляның горур булуын бик яхшы белә иде, һәм ул бары тик:

      – Ах, Коля, Коля, – дип кенә пышылдап куйды. – Аны эзләп табарга кирәк. Хәзер үк табарга!

      Шулчак ана үзенең уртанчы улын күреп алды. Коля ашыкмыйча гына, ныклы адымнар белән аларга таба килә. Башын артка ташлаган.

      Ана ике кулын да аңа сузды. Коля бер генә минут туктап торды һәм әнисенә ташланды, аны муеныннан кысып кочаклады. Улының кинәт үсеп киткән кебек булуы, җитдиләнүе ананы хәйран калдырды.

      – Әнием, гафу ит, яме, – диде Коля шыпырт кына. – Минем… барыннан да бигрәк, сине борчыйсым килмәгән иде… Шигырьнең мәгънәсен сөйләп бирә алмадым, әнием…

      Прасковья Александровна саклык белән генә улының кулларын ычкындырды.

      – Бер дә кайгырма, улым, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Син әле үзеңнең бүтәннәр сүзен генә кабатлаучы попугай түгел икәнеңне, сандугач икәнеңне, үз тавышың, үз көең барлыгын күрсәтерсең. Хәзер, балалар, әйдәгез доктор Бенес янына. Лядской урамында яши ул, бездән ерак түгел…

      Табиб аларны зурлап каршылады һәм Александр, Николай һәм Алексей Лобачевскийларның сәламәтлекләре яхшы булу турында өч таныклык бирде.

      Шулай итеп, рәсми баскычлардан үткәннән соң, 1802 елның 5 ноябрендә гимназия советы түбәндәге карарны чыгарды: «…коллежский регистратор Лобачевский җәмәгатенең үтенечен искә алырга, ягъни аның өч улын да гимназиягә кабул итәргә».

      Карарны кулына алганнан соң шатлыгыннан яшәреп киткән Прасковья Александровна, шунда ук гимназия конторасына кереп, укытырга дип алдан акчасын түләде һәм урамда аның чыкканын көтеп торган уллары янына ашыкты.

      Ана бер үк вакытта көлде дә, елады да. Ул малайларның өчесен берьюлы кочаклап алды. Шатланмаска һич мөмкин түгел – аларга яңа тормыш үзенең капкасын ача иде.

      Гимназиядә

      1

      Лобачевскийларның гимназиягә җыенулары озакка сузылмады. Ноябрь аеның салкын иртәсе иде. Капка төпләренә «барабыз» килеп туктады. Әниләре кухняда мәш килә – уллары яраткан таба ашы хәзерли. Ләкин бүген майда чыжлап пешкән тәмле кабартмаларга кызыгучы булмады. Иртә торып юынган, бәйрәмчә киенгән малайлар, тынгысызланып, бүлмә буйлап ишекле-түрле йөренәләр. Күңелләре белән алар инде күптән гимназиядә.

      Чәй эчкәч тиз генә киенеп чыгарга теләгәннәр иде, әниләре ашыкмаска кушты һәм сәфәр алдыннан бераз утырып торырга кирәклеген әйтте.

      Бер минут сүзсез утырганнан соң, ниһаять, ана, үзенең улларына фатихасын биреп:

      – Ходай юлдашыгыз булсын! – диде.

      Һәммәсе дә, урыннарыннан торып, иконага карап чукынып алдылар; Прасковья Александровна улларының һәркайсын аерым-аерым кочаклап үпте.

      Алар чыкканда, «барабыз» хуҗасы татар агае шактый туңып өлгергән һәм, дилбегәсен тоткан килеш, СКАЧАТЬ