Убырлар уянган чак. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Убырлар уянган чак - Марат Кәбиров страница 9

СКАЧАТЬ турында бер башлагач, әйтеп бетерим инде, ул үзе ятим үскән, шуңа күрә минем өчен өзелеп тора, нәрсә теләсәм – шуны үтәргә әзер. Хәер, болай дип әйтүем бик үк дөрес түгел, ул вакыты белән мине әрләп тә, бәргәләп тә ала. Болай гына, әтиләрчә генә. Андый чакларда минем дә бик тә тәртипле, бик тә акыллы малай буласым килеп китә. Тик мин әтине беләм, ул бер кайчан да тәртипле малай булмады, я язарга ярамаган нәсәләр турында язып, әни әйтмешли, карьерасын үтерде, я бөтенебезне дә бер тиенсез калдырып китте дә… зу-ур акча алып кайтты. Ул юкта кыен булды инде… Тик ул кайткач, мин сыйныфта иң бай егет идем. Кызларның да, егетләрнең дә барсы да диярлек минем янда бөтерелеп торды. Мактана димәсәгез шунсын да әйтим, сыйныфташ бер малаебыз әтисенә болай дип тә әйткән: “Әти, ник син министр гына булдың инде, ник язучы булалмадың – әнә, Илһамның әтисе язучы булгач, аның акчасы муеннан.” Ә дөресен генә әйткәндә, әтинең бер кап тәмәкегә тилмереп утырган чаклары да бар, тик аз гына баеп китсә ул миннән акча жәлләми, сораганымны биреп тора. Ә мин аларны җыеп барам да иң кирәкле чакта гына китереп чыгарам. Ни өчен шулаймы? Чөнки әти әйтә: “Минем язганыма бүген беркемнең дә исе китми. Ләкин ул бер килеп чыгар әле, ди. Иң кирәк чакта гына.” Миндәге акча да шул – иң кирәк чакта гына килеп чыга да артык зур булмаса да бик күп булып, бик хуп булып күренә. Һәм мин әтинең бер сүзен яратам. “Акчасыз— син беркем дә түгел”– ди ул. Чынлап та, туңдырма алырлык акчам юкта мин үземне бик түбән итеп сизәм. “Акчаң күп чакта да син беркем дә түгел”– ди. Монсын да аңлый башладым. Бер дус егетемне подъезда тотып алып, трусик белән генә калдырганнар… Әтисе бик бай кеше иде, ә бер нәрсә дә эшли алмаган… Шул яклары белән ошый миңа әтинең сүзе. Бәлки, әти үзе миңа ошаганга, мин дә аңа охшарга тыршканга гына шулай тоеладыр. Бәлки, мин аны тулысынча аңлап та җиткермимдер… Һәрхәлдә, мин аның соңгы сүзенең элпесендә эленеп торам әле: “Кеше акчаның акчалыгын суырып бетә алмый, акча кешенең кешелеген суыра ала…”

      – Вампирдыр ул!

      Айратның бу сүзеннән мин тертләп киттем…

      Колагымда кабат шул сүз яңгырады:

      – Вампир…

      Айратның бер сүзе миндә мең яңгыраш алды.

      Бу сүз мине гаепләгән сыман ишетелде. Мин – ана карынында яткан сабый – әниемнең канын имүче. Мин – якты дөньяга туган бала – мин – аларның кодрәтен суыручы” Мин – вампир. Алар үзләре дә сизмичә, бөтен гомерен миңа корбан итә… Ата-ана өчен вампир – бала…

      – Бүре вампир була алмый…

      Бу сүзләр алдында мин көчсез идем…

      Юк, вампирлар турында укыган язмаларда бүрегә кагылган нәрсәләр булмаганга гына түгел… Мин маймылдан аерылган бабаларыбызның үз дошманын җиңгәч, аның канын дошманның баш сөягенә салып чүмергәнен дә, сарыкны буган бүреләрнең хайван тамырннан җылы кан эчкәнен дә белә идем. Һәм мин үзебезнең затның, шәжәрәләр буенча, баш бүредән барлыкка килгәненә дә шикләнми идем.

      – Бүре вампир була алмый… – дип кабатлады Айрат.

      “Бүре убыр була алмый.” – дип уйладым мин дә күңелемнән. Моңа бернинди СКАЧАТЬ