Название: Кичә яраттым (җыентык)
Автор: Зиннур Тимергалиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-03574-3
isbn:
Кыз шулай уйласа да, кибет эшләп киткәнче, соңга да калырга туры килде. Кибетче табу читен түгел, эш юк, шуңа да, эш сорап, яшь кызлар күп килде. Кибетчеләрне җыю кыен булмады, тик менә йөк ташучы табу бик читен икән. Яшьләр килми, клуб каршында әтәчләнсәләр дә, авыр капчыкларны, әрҗәләрне селкетә дә алмыйлар икән бит. Килгән берсе бер көн эшли дә икенче көнне инде күренми. Өлкән яшьтәге ирләр дә эшләп карады. Аларын Рамилә үзе куып җибәрде. Салырга яраталар абзыйлар. Әлегә йөк бушатучы юк, шуңа да ирләр эше әлегә кызлар өстендә. Алар ташый авыр капчыкларны, алар күтәрә авыр әрҗәләрне. Хатын-кыз нәзберек түгел, түзә.
Кибет ачылып, ике ай узган иде инде. Рамилә бүлмәсенә бер ир килеп керде. Килеп керде микән? Буе метр да сиксән, күкрәк-иңбашлары киң, мәһабәт. Куллары көрәк кадәрле. Сызганып куйган җиңнәре аша бүртеп торган мускуллары күренеп тора. Кермәде, ә кечкенә бүлмәгә көчкә кысылып сыешты бу ир.
– Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде, – шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора…
– Мин – Рамилә…
Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.
– Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?
Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.
– Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?
– Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь…
– Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?
– Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.
– Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.
– Авыр эштән курыкмыйм ла мин.
Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак…
Чынлап та, Илсур – әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа – укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.
Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар СКАЧАТЬ