Название: Тимә, яшәсен!
Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная русская литература
isbn: 978-5-298-03271-1
isbn:
Арырак, тагын да биегрәге – офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары – ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы – Чатыр тау! Тәңре тәхете!..
Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да, сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә нәүмиз татлы яшь килә. Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала.
Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә. Ә артымда, ак күбекле карабодай кыры уртасында, түм-түгәрәк гөмбәз булып, япа-ялгыз курган – Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да, арткы аягына утырып, дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя. Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары – песи белән юлбарыс кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран – Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә – олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде.
Суыр әдәби телебездә «байбак» дип атала…
Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар – мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре!
Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш. Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла).
Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә СКАЧАТЬ