Вперед – в прошлое – 2011! Часть 2. Коллектив авторов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Вперед – в прошлое – 2011! Часть 2 - Коллектив авторов страница 14

СКАЧАТЬ түгел, ул әле-йола киеме әд саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге.

      Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. ХVII-ХVII гасырларда хатын-кызларның өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш кименнән килеп чыккан дип исәплиләр. Ничек итепме? Башлыкнңы каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын әи сартка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар.

      Ишеткәнегез бардыр:

      …Чын әйтәмен, аппагым:

      Күз алдыннан бер дә китми

      Кырын салган калфагың…

      Бала иәткле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый. Күлмәкне бер генә төсле тукымадан-атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр. Күлмәкне кайвакыт киң воланнар яки бөрмәләр белән бизәлгәннәр. Хатын-кызлар күлмәкләре иркен итеп тегелгән, ә итәкләре тагын да киңрәк булган.

      ХIХ-ХХ гасыр башында киеәмрненә карап, хатын-кызның кайсы катлам кешесе иәнкен әйтергә мөмкин булган. Бай хатынкызларының күлмәкләре ефәктән булып, төрле алтын-көмеш җепләр белән чигелүе белән аерылып торган. Гади татар хатын-кызларының исә гади ситсыдан бала итәкле итеп тегелгән булган.

      Алъяпкычлар хатын-кызлар киеменең бер элементы булып саналган. Казан татарларында ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булган. Татар кызларының алъяпкычлары зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Алъяпкычның бизәкләренең мәгънәләрен күз алдында тотып чиккәннәр. Мәсәлән, бизәктә лалә-яңарыш чәчәге, роза чәчәге-матурлык, мәхәббәт билгесе, кашкарый-озын гомер символы, ә гөлҗимеш, миләш-бәхет китерүче үсемлекләр дип саналган. Элек татар кызлары “канатлы”, баләак леи талъяпкычлар кигәннәр.

      Чигүләре чәчәкләрдән, яфраклардан, татар биәзкләреннән гыйбәрәт булган.

      Бизәнү әйберләре татар хатын-кызы киеменең аерылгысыз өлеше саналган. Гомере буе йөрткән ул аларны. Күз тиюдән сакласын дип, кечкенәдән үк кыз баланың колагына алка такканнар. Чәчүргеч, беләзек, төймә-муенса, хәситәләр дә яман күзләрдән саклый дип уйлаганнар.

      “Татар кызын иң элек ишетәсен, аннары гына күрәсең”, -дигән гыйбарәне беләсез микән? Чыннан да, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган-атлаган саен чылтырап торганнар алар.

      Өске аяк киемнәре арасында татарларда үрелгән, тире һәм басылган аяк киемәрне киң таралган була. Хатын-кызлар өчен читекләрне аерым технология буенча тегәләр: бизәкләр тукыма өстенә тегелми, ә махсус җөйләр белән тоташтырыла. Бу җөй “татар җөе” дип атала. ХIХ гасыр урталарына кадәр читекләр йомшак табанлы булса, гасырның СКАЧАТЬ