Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 2

СКАЧАТЬ бозып күрсәтү әлеге хезмәтләрнең уртак кимчелеге булып тора; мондый берьяклылыктан хәтта С. М. Соловьёв кебек дәрәҗәле галим дә азат түгел. Үзенең «Исследование о Касимовских царях и царевичах» хезмәтендә, Олуг Мөхәммәд, Гали һәм аеруча Шаһгали ханнар турында төгәл мәгълүматларны китереп, профессор В. В. Вельяминов-Зернов фактик белешмәләрнең һәм материалларның чын үзләрен тәкъдим итә. Бары тик соңгы елларда гына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсовларның патриотик берьяклылыктан азат хезмәтләре дөнья күрде. Татар тарихчылары да Казан ханлыгына багышлап кайбер әсәрләр язды: Мәрҗани, Г. Әхмәров, Баттал, Вәлиди, Әмирхан һәм Атласиның «Казан ханлыгы» дигән зур хезмәте. Казан ханлыгының тарих белеме өлкәсендә соңгы сүз диеп Г. Газизнең (Г. С. Гобәйдуллин) «Татар тарихы» дигән хезмәтен әйтергә мөмкин.

      Язма чыганакларның азлыгы Казан халкының аңында һәм көнкүрешендә әлегә кадәр сакланган искелек калдыкларына: 1) телдә калган аерым төшенчәләргә; 2) риваятьләргә; 3) ядкяр әйберләргә; 4) көнкүрештәге гадәтләргә; 5) борынгы йолаларга зур әһәмият бирергә мәҗбүр итә. Телдә онытылган борынгылыкны хәтердә яңартырлык төрле төшенчәләрнең һәм атамаларның саклануы Казан ханлыгы чорындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм дәүләт төзелешенең асылын ачыкларга ярдәм итә. Риваятьләр исә Казан ханлыгы тарихында эз калдырган аерым кешеләр һәм вакыйгалар турында мәгълүмат бирә ала. Ядкяр әйберләр ярдәмендә (кабер ташлары, китаплар, хәрабәләр, табылдыклар, көнкүреш әйберләре) татар мәдәниятенең Казан ханлыгы чорында таралыш даирәсен, куәтен күзалларга мөмкин. Көнкүрештәге гадәтләр шулай ук борынгы мәдәниятнең инде онытылган, югалган сәхифәләрен дөньяга кайтарырга булышлык итә ала. Йолалар исә борынгы хокукый төшенчәләргә барып тоташа һәм Казан ханлыгының иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен, халыкның аерым төркемнәре арасындагы электә булган үзара мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әлеге ядкярләрне җентекләп өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк. Бу өлкә әле үзенең галимнәрен көтә, һәм киләчәктә шул ядкярләр турында күп хезмәтләр дөнья күрер дип ышанабыз.

      Әлеге хезмәтне язарга тотынганда, без, әлбәттә, Казан ханлыгы тарихын бөтен тулылыгы белән сурәтләп бирү ниятеннән ерак тордык. Бу, бәлки, ерак киләчәк эше, һәм аны башкару аерым кешенең генә көченнән килмәс, ул бер төркем галимнәрнең уртак хезмәтеннән тәшкил булыр. Казан ханлыгы тарихын тарихчыларның, архивчыларның, этнографларның, хокук өйрәнүчеләрнең һәм башка галимнәрнең уртак казанышыннан башка тулы килеш дөньяга чыгарып булмас. Билгеле, без ниндидер кыю дәгъвалардан да ерак торабыз. Күп чыганаклар безнең күз уңыннан читтә калды, һәм шушы хәл хезмәтнең сыйфатына хилафлык китерми калмагандыр. Моңарчы аз тикшерелгән, югыйсә җентекләп өйрәнелергә хакы булган әлеге тарихка белгечләрнең игътибарын юнәлтү максаты белән генә автор кулына каләм алырга мәҗбүр булды.

      Шушы китапның дөньяга чыгуына сәбәпче булган Гаяз Максудовка һәм Г. С. Гобәйдуллинга, авторның хезмәтләренә игътибарлы булган Н. Н. Фирсовка, файдаланыр өчен үз СКАЧАТЬ