Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились… - Радиф Сагди страница 12

СКАЧАТЬ әле.

      Тәтә дигәннән… Безнең Тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә гарәптәнме шунда, әллә фарсыданмы… «Тат» ул өлкән, зур дигән сүз икән!

      Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинаны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәламнәр! Әгәр ул мине ачуланса? Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», – дияр идем. Аңлар идеме икән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән? Бәлкем, аның да минем кебек оныклары бардыр? Әбиләренә охшасалар, чибәрләрдер инде! Фрейлиналар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде үзләрен. Юк, булмый! Минем гүзәлем – Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам… Тик шулай да бабайның фрейлинасын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлина да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.

      Өйгә кереп, тизрәк җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина!

      Әйдәман

      Без яшь чакта кошлар да өздеребрәк сайрый, чишмәләр дә челтерәбрәк ага иде… Хәзергедәй муллык булмаса да, тормыш та кызыклырак, дөнья да серлерәк иде. Тагын… мәхәббәтнең дә чыны бар иде әле ул заманнарда…

      Кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт, җәнлекләр дә үзләренчә чынлап торып сөешә белә иде…

      Безгә, малай-шалайга да, әллә ни күп кирәкми. Уйнасаң, аклар-кызылларга бүленәсең дә сугыш-сугыш уйныйсың. Боз ныгуга, буага төшеп, үзебез ясаган кәшәкәләр белән туп куабыз. Язгы ташуларда көймә йөздерәбез. Эт булып арып, муеннан пычракка батып, кайтып егылабыз. Дәрес әзерләргә вакытыбыз да калмый. Йә булмаса, дурга төшеп, яңа туган тайларны карашабыз. Кайсысы чапкын, кайсысы йөк аты буласын билгеләмәк булып, бәхәсләшеп бетәбез. Әйтергә онытып торам икән: «дур» дип кәнүшнине әйтәләр безнең якта. Кайсы вакытта «ат абзары» да диләр. Шунда бахбайлар ауный-ауный кышкы ябагаларын алыштырганда, шуны җыябыз. Аны тире җыючыга тапшырып, кытай фонарьларына батареялар аласың.

      Ул гына түгел әле, атлар янына төшүнең тагын бер зур сәбәбе бар. Анда безнең яраткан колыныбыз, якты дөньяга китергәндә әнисе гүр иясе булып, ятим калган бик матур таебыз яшәп ята!

      Дәресләр тәмамланып, өйдә ашап-эчкәч, өлкәннәр кушкан эшләрне эшлибез дә шунда ук чыгып таябыз. Кулыбыздан йомшак печән ашатабыз, сөтне дә шешәдән имезәбез. Ятимә бит – кызганыч! Үзе шундый матур, шук, наян тагын! Коңгырт төстәге йоны елкылдап тора. Чем-кара яллы, шундый ук койрыклы, маңгаенда ап-ак кашкасы булган бик гүзәл ат кызы иде ул. Үсә, көрәя төшкәч, без, аңа атланып, кәнүшни ишегалды буйлап әйләнеп тә килгәли идек. Тора-бара ул бөтенләй кулга ияләшеп бетте. Чакырсаң – килә, ияртсәң – артыңнан калмый йөри. Үзебез тәрбияләп үстергәнгәме, бик ярата идек без бәләкәчне. Кушаматын да, маңгаендагы тамгасын истә тотып, «Кашка» СКАЧАТЬ