Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке). Сборник
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник страница 2

СКАЧАТЬ үткәреп, башкаларның ирләрен бер ярты аракыга яллап, йә булмаса, башкача кодалап нужа куган авыл хатыннары пошаманга төшә һ. б. Коточкыч хәл! Бер селтәнүдә меңәрләгән еллар буе үз җаена аккан җәмгыять җимерелә.

      Вакыйга-мизансценаларны Туфан Миңнуллин һәрвакыттагыча оста, шома үрә, хәтта бу очракта алар аерым лозунглар белән «беркетелеп» тә барыла. Вәсимә белән калган персонажлар арасында туган тартышулар шаукымына бирелгән укучы-тамашачы төп героиняның йокыдан куркып уяну эпизодында гына исенә килә. Баксаң, болар һәммәсе начар төш кенә икән бит.

      Әйе, бер караганда формада оригинальлек юк – күп әсәрләргә хас клише. Автор бу очракта нәрсәсе белән алдыра соң? Әлбәттә, эчтәлек белән, астарлы гыйбарә-җөмләләре, гадилеге, ләкин тирән фәлсәфи фикере белән.

      Татар әдәбиятында фикер драматургиясе буенча үзенең абруйлы исемен булдырган Туфан Миңнуллин, игътибар итегез, татар халкы турында гына язмый. Комедиядә башка милләт вәкилләре дә актив. Бу үз чиратында автор күтәргән проблемаларның Россиядә яшәүче һәммә милләткә, хәтта дөньякүләм даирәдә актуаль булуын раслый. Тикмәгә генә ул пьесаны «Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават» ремаркасыннан башламый.

      Кызганыч, әсәрнең драматург тарафыннан эшләнеп бетмәгәнлеге үзен сиздерә. Камилләштерәсе урыннарга әдип күпнокталар куеп калдырган. Аеруча чит милләт вәкилләренең репликалары язылмаган. Шулай да комедиянең, төгәлләнгән сәнгать әсәре буларак, әдәбиятыбызда үз урыны бар.

      «Әбрәкәй» комедиясенә тукталсак, алдагысы белән чагыштырганда, әсәрне тулаем эшләнеп беткән дип саный алабыз.

      Вак кына кебек тоелган бер мәсьәлә: федераль трасса буенда утырган гади бер татар авылында гомер итүче карт белән карчыкның бакча башын пассажир-шофёрлар бәдрәфкә әйләндереп бетергән. Аптыраган әби белән бабай туктаган машина-автобуслардан төшеп, күнегелгән урыннарына йөгерүче халыкны куып җибәреп тора. Узгынчылар арасында Германиядән килгән эшмәкәр дә бар. Ул картларга бәдрәф салып куярга тәкъдим итә, әби белән бабай шулай эшлиләр дә. Шуннан китә тикшерү, төпченү. Кайсы гына оешмалардан килмиләр…

      Туфан Миңнуллин комедиядә гади генә мәсьәлә аша җәмгыятебезгә хас проблемаларны ачып сала. Прокурор-полицейскийларның да, янгын сүндерүче, салым инспекторларының да, кәттә егетләрнең дә реаль портреты күз алдына килеп баса. Автор фикерен җиткерүдә авыл диванасы Хәяли дә үз урынында.

      Пьеса тирән фәлсәфәгә корылмаган, эчке конфликтка да урын юк кебек, фәкать бер фокус – кешелек шуннан башка тереклек итә алмый торган ихтыяҗ атрибуты – бәдрәф тирәсендә оешкан.

      Фольклорда без әкиятләрне берничә төркемгә бүлеп өйрәнәбез. Шунда тормыш-көнкүреш әкиятләре чынбарлыкны бик тә тәфтишле һәм гади итеп яктырта. Туфан Миңнуллинның «Әбрәкәй» комедиясен дә мин «тормыш-көнкүреш комедиясе» дип атар идем. Тик бер ягы бар: әсәрдә күтәрелгән бәдрәф проблемасы киң җәмәгатьчелеккә бер ягы СКАЧАТЬ