Сайланма әсәрләр / Избранное. Сажида Сулейманова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова страница 3

СКАЧАТЬ китап булып чыгу бәхетен татырга туры килми. «Сабыр канатлары» аның вафатыннан соң дөнья күрә. Шагыйрә үзе бакыйлыкка күчсә дә, иҗаты яши. Саҗидә Сөләйманова иҗаты – халкыбызның рухи мирасы гына түгел, аның горурлыгы да…

Фирүзә Җамалетдинова

      Шигырьләр

      «Ни белән үлчәнә үткән гомер…»

      Ни белән үлчәнә үткән гомер?

      Йөргән юллар белән,

      уй чаткысы булып йөзгә төшкән

      юл-юл сырлар белән.

      Ни белән үлчәнә үткән гомер?

      Менгән үрләр белән,

      үзән-үрләрендә йөргәнеңдә

      белгән серләр белән.

      Ни белән үлчәнә үткән гомер?

      Калган эзләр белән,

      кеше күңеленә орлык итеп

      салган сүзләр белән.

      Һәм өметләр белән!

      Йә табылган,

                йә тапталып калган…

      Гомерең алда –

           үлчәүләргә сыймас

                хыялларың барда.

      Дөньяга килде бер кеше

      Дөньяга килде бер кеше.

      Артты бер гомер.

      Зур тормыш аңа үзеннән

      бер урын бирер.

      Дөньяга туды яшь бала

      мең газап аша.

      Газаплар бетсен,

           син, бала,

      кайгысыз яшә.

      Салкында сине төрергә

      юрган сырганнар.

      Тәпи баскач та йөрергә

      юллар сузганнар.

      Бәхетең артырмы, күренсә

      юлның азагы?

      Газаплар булсын –

      яңаны

           эзләү

                газабы.

1957

      Сөюмени

      Юл йөрүме, тузан кунмаса,

      каршы җилләр битең кисмәсә?

      Кайнарлыгын көннең тоймасаң,

      татлылыгын суның сизмәсәң.

      Йөзүмени, киңлек кичкәндә,

      беләкләрең арып-талмаса?

      Аргы якны кочып шатлыктан,

      яшь үләнгә башың салмасаң.

      Күз яшеңнең саф һәм ачысы

      йөрәгеңне уеп төшмәсә,

      сөюмени,

            бәхет каршына,

      канатланып, күңелең очмаса?

1958

      Язгы җилдәй

      Апрель җиле ярсына,

      сулар боздан арчыла.

      Яз җилләре килеп какса,

      тәрәзәләр ачыла.

      Тәрәзә юа кызый –

      кояш уйный битендә.

      Күзен сирпеп бер караса,

      үтүләре читен лә.

      Тәрәзәсе ялт иткән –

      кыз күңледәй саф икән.

      Яз кояшы нурын сипкән,

      таң җиле үбеп киткән.

1958

      «Колачлап иңләдем…»

      Колачлап иңләдем

      Агыйдел суларын.

      Әллә син килмәдең,

      әллә мин соңладым…

      Дулкыннар кагалар

      бер ярдан бер ярга.

      Безнең дә аралар

      охшаган шуларга.

      Юлларда җилләрдән

      җырларың ишеттем.

      Әллә СКАЧАТЬ