Название: Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02888-2
isbn:
Рифкать чылбырның уртасында, юл буйлап бара. Танклар, машиналар йөреп, юл инде саз боткасына әйләнгән, урыны белән хәтта күн итекнең кунычы да күренми. Командир аның хәлен аңлый бугай, бер сүз дә эндәшми, бары тик ара-тирә янәшә үк килеп, бергә йөгереп бара да, аны үз урынына калдыргандай, тагын чылбыр читенә китә. Өйрәнүләргә әзерләнгәндә үк, берничә солдатны җыеп: «Сез полкта физик яктан да, мораль яктан да – кыскасы, бөтен яктан да иң әзерлекле солдатлар. Шуңа күрә өйрәнүләр вакытында бүтәннәрне үз артыгыздан ияртергә, иң кыен җиргә башлап керергә тырышыгыз. Десантниклар өчен иң кирәк нәрсә: физик көч, теләсә нинди шартларда да югалып калмау, тиз ориентлаша белү һәм рухи яктан нык булу. Мин сезгә ышанам!» – дигән иде командир. «Сезгә ышанам, – дип, эчтән генә кабатлады Рифкать. – Менә ни өчен миңа сүз катмый икән ул».
Инде манёврга киткән батальоннар да күптән күренмәс булды, аяклар кайнар суга тыккан шикелле кызышты, бөтен тәннән пар күтәрелә башлады. Ә «дошман» юк та юк. Ниһаять, командирның кырыс тавышы яңгырады: «Туктарга! Унбиш минутлык ял».
Ләкин тирә-юньдә ышыкланырга, җилдән качып сыенырга, баш төртергә ник бер агач, ник бер куак булсын! Әллә нинди җанвар авазлары чыгарып үкерүче җил дә шәрә яланны ярсый-ярсый чәбәкләүче рәхимсез яңгыр гына.
– Кил монда, палатка корабыз! – дип кычкырды аңа Володя Ищенко. Володя – музыкант егет, торбада уйный. Гитара уйнаганга, җыр яраткангадыр инде, Рифкатьне гел якын итә ул, бәхәс чыкса да, гел аны яклый, һәрчак булышырга гына тора. Әллә торбада уйный-уйный мускуллары тартылган, әллә тумыштан ук шулай булган – ике як яңагы, авызына йомырка капкан шикелле, кабарып тора.
Рифкать, поты-поты белән саз пычрагы ияргән аякларын өстерәп, палатка белән кайнашучы Володя янына килде.
– Нинди палатка кору ди ул? Унбиш минуттан кузгалабыз бит. Корып та булмый аны бу җилдә.
Володя каршы сүз әйтмәде, палатканы җиргә җәйде дә кайтарып өстенә япты.
– Бөркәнеп кенә утырабыз, кил!
Ләкин җил аларга иркенләп утырырга ирек бирмәде: әле палатканы баш өстеннән каерып ыргытты, әле, бөтерелеп килеп, яңгыр тамчысы белән йөзгә сыпырды. Йөгереп манма тир булганнар иде, хәзер менә тән буйлап салкын тәпиле бөҗәкләр чабыша башлады, аннары, тешләр тешкә тиеп, калтыратырга ук тотынды. Ярый әле шулчак күтәрелергә команда булды, юкса Рифкатьнең аяклары да, оеп, кузгала алмас хәлгә җитеп килә иде.
Сикереп тордылар да тагын «атакага» ташландылар. Рифкать үз урынына, соры тасма булып сузылган баткак юлга чыкты. Дерелдәп торган салкын үзле балчык аякларны суырып-суырып ала. Кырыйдан йөгерүчеләргә бераз җиңелрәк, анда әле җир алай ук актарылмаган, болгатылмаган – суы сулай, җире җирләй аеры тора, шуңа аякка да алай ук иярми. Ләкин җиле барыбер шул ук җил инде…
Рифкать, СКАЧАТЬ