Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 29

СКАЧАТЬ ул, күпме тырышса да, кояш җибәрә алмады, аларның йорты күләгәле якта иде. Галиянең шуңа бөтенләй кәефе китте, ахры, ул, салкын көзгесен кочаклап, тын калды. Рифкать кояш нурын аның көзгесенә төшерде, көзге, кинәт ялтырап, балкып китте, Галиянең дә йөзе ачылды. Менә ул, көзгесен күтәреп, Рифкатьнең кояшын кире үзенә җибәрде. Рифкатьнең күзләре чагылып яшьләнде, йөрәге дөпелдәп ярсый-ярсый тибәргә тотынды. Галия, асфальтка пыяла ташлагандай, челтер-челтер килә-килә урамны тутырып көлде дә көлде. Көлеп арыгач, кояш көлтәсе белән стенага сүзләр яза башлады. «Р-и-ф-к-а-т-ь  + Г-а-л-и-я». Шулчак ишек ачылып ябылды. Әнисенең «Иулым!..» дигән еламсыраулы тавышы ишетелгәндәй булды. Ул, яшерергә теләп, көзгесен тәрәзә пәрдәсе артына таба шудырды, һәм кинәт бөтен дөнья караңгыланып калгандай булды. Стенадагы кояшлы хәрефләр дә сүнде, Галиянең көзгесе дә, боз кисәгенә охшап, салкынаеп калды, бераздан Галия үзе дә юкка чыкты. Ул, аптырап, өзгәләнеп, үз-үзен белештермичә, кычкырып җибәрде: «Га-ли-я!» Ә… тавышы… тавышы… «Әл-фи-я!» – дип яңгырады. Ул, әллә саташаммы дип, як-ягына каранды, хәлсезләнеп башын тәрәзә пыяласына терәде…

      – Хәзер, шприцлар гына әзер булсын да, сестра сиңа кан бирәчәк, – диде табибә, Рифкатьнең маңгаена суланган салкын чүпрәк куя-куя. – Унбер егет каны кергәч, баһадирның баһадиры булырсың инде. Егетләре дә нинди бит әле. Әзмәверләрмени!

9

      Табибә ишектән чыгуга, кинәт кенә Рифкатькә рәхәт булып китте. Илдусны гына үпкәләтте бугай. Ни әйтсәң дә якташ бит. Якын итеп килгән. Теге вакытта Саша турында дөрес әйтмәде әйтүен. Үзгәрер әле. Гел «әйе, әйе» дип кенә тормас. Тормыш өйрәтә ул. Донор егетләр хәзер шәһәрдә йөридер инде. Терелеп чыккач, алар белән бер җыелып утырырга иде. Моңа кадәр кешеләрне аңлап бетермәгән икән ул, кешеләрнең кадерен белмәгән. Аннары, солдатта күп нәрсә приказ белән генә эшләнә бит. Җылы сүз бик тансык ул солдатка. Бергәләп увольнениегә чыгарлар. Бу тирәнең табигате безнең якныкы шикелле үк матур түгел лә. Шишкин урманнарын, Кама ярларын, Вятка болыннарын күрсәтергә иде аларга. Чыннан да, алар хәзер Рифкатькә кан кардәшләр шикелле. Яз көне ул да донор булган иде бит. Кан биреп чыккач, шәһәр буйлап йөрделәр. Мондагы халык гел бүтән икән, сөйләшүләре дә үзләренчә. Колак салып тыңлагач, кайбер сүзләре аңлашыла да. «Әллә татарлар инде», – дип уйлады Рифкать. Хәтта бер кызга сүз дә катты. Тегесе горур булып чыкты: башын өскә чөйде, җавап кайтармады. Читтәрәк торган кара чәчле, каратут йөзле апа белән абый да курыккан сыман кабалана-кабалана, кызларын ашыктырдылар.

      – Әй, агай, әллә безнең яктанмы сез? Таныш булыйк, мин – Татарстаннан. Телегез аңлашыла, шуңа әйтәм, – дип эндәште Рифкать.

      Агай артка борылып карады да: «Җир йөзендә бар адәмнәр дә бер-берсенә туган. Шуны аңлаучы гына юк», – дип китеп барды.

      – Безнең халыкны, солдат халкын бик өнәп бетерми алар, – дип аңлатты прапорщик. Ул үзе Казан тирәсеннән, шуңадырмы, Рифкатьне үз итә иде. Буе ике метр булыр, куллары утын яра торган СКАЧАТЬ