Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 2

СКАЧАТЬ чөнки аларны бик күпләр яттан белә. Шулай да бер җырдан бер өзек китерәм. Нигә икәнен соңрак әйтермен:

      Карашыңдай җылы, аяз көннәр,

      Җилләр исә синең ягыңнан.

      Гөрләвекләр булып кайтыр идем…

      Мин язларда сине сагынам.

      («Сагынам»)

      Бу җырның баштагы өлешен тыңлаганда, мин әлеге юллар яраткан кызына – сөйгән ярына багышланган дип уйлаган идем. Җырны тыңлап бетергәндә, «әнкәй» дигән сүз ишетелде.

      Офыкларга карап, һәр көн саен

      Сине уйлыйм, сиңа табынам.

      Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, —

      Сине, әнкәй, сине сагынам.

      Әниләр турында җырлар бихисап. Әмма болай яратып язылганнары күп түгел.

      Мин шагыйрьләр, язучылар әсәрләрендә көтелмәгән чагыштырулар, хикмәтле сүзләр укысам көнләшеп куям. Ничек бу минем башыма килмәгән, дим. Мине кызыклы чагыштырулары белән Мөхәммәт Мәһдиев сөендерә иде, Марсель Галиевне укып та «вәт сабакы» дип куям (яратып, әлбәттә). Разил әсәрләрендә дә мине сөендерә торган чагыштырулар, сурәтләүләр, тапкыр сүзләр еш очрый. «Урамнарга шыплап март тулган», «Оҗмах бирәм димим сиңа, тәмугка да кертмәмен», «Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп, тәрәзәләр әнә төш күрә», «Мин бүген марка ябыштырмыйча почта әрҗәсенә ташланган хат кебек», «Күкнең утлы күзе җир өстенә тамып төште – йолдыз атылды» һ. б. укыгач, чын әдәбият белән очрашкандай куанасың.

      Разил Вәлиевнең проза жанрына керүе гаугалы булды.

      Бервакыт Аяз Гыйләҗев Матбугат йорты коридорында туктатты да: «Шәп әйбер укыдым әле, парин, – ди, – егерме яшьлек егет язган, исеме генә дә ни тора – «Эт кояшы», – ди. Ләкин шәп әйбер матбугатта чыкмады. Аның турында төрле гайбәтләр сөйләнде. Төгәл хәтерләмим инде. «Совет чынбарлыгын дөрес сурәтләми, ниндидер караңгы тормыш анда», – дип сөйләгәннәре истә. Ялгышмасам, «Эт кояшы» ның кулъязмасы минем кулга да эләкте шикелле. Миңа да ничектер ят тоелды повесть. Без укып ияләнгән прозага охшамаган иде. Ярый әле ул вакытта минем фикеремне сораучы булмады. Югыйсә әсәргә дөнья күрсәтмәүдә минем дә өлешем булган булыр иде. Вакыт узып әсәр басылып чыккач, тагын бер кат укыдым аны. Анда да ошамады. Мин монда ниндидер чарасызлык, фатализм күрдем. Шушы көннәрдә генә янә укыдым үзен. Теге чакларда нигә ошамаганын ачыклар өчен җентекләп укыдым һәм аңладым шикелле. Повесть язучы кулы белән язылган, әмма аның фикере минем әдәби зәвыгыма туры килеп бетми икән. Разил прозасы белән ныклабрак танышкач, аның серен таптым бугай – язучы сәер кешеләр турында яза. Сәер кешеләрнең күпләр төшенеп бетмәгән якларын укучыга күрсәтә. Ул иҗат иткән повестьларның, романның геройлары сәерләр. Ирек тә, Искәндәр дә, Зыятдин карт та. Димәк, Разил Вәлиевнең прозада үз юлы, үз дөньясы бар. Ул дөнья ныклабрак өйрәнүне таләп итә, шуңа күрә бик тирәнгә кереп ялгышасым килми. Бер нәрсә бәхәссез – язучының прозасы тотрыклы, тирәннән уйлап язылган. Берничә ел Разил драматургия жанрында эшләп алды. Сәбәбе— үзен аңлаучы режиссёр Дамир Сираҗиев белән очрашты. Дамир вафат булгач, Разил дә туктап калды. Вакытлыча гына дип уйлыйк. Разил язганнарны үз иткән режиссёр табыласына өмет баглыйк.

      Разил СКАЧАТЬ