Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 34

СКАЧАТЬ җитешеп утырыгыз әле. Кан тазарту өчен генә ясыйм, мыскал да әчесе юк. Эчегез, эч, зиһеннәрегез ачылып китәр. Менә хәзер каты итеп чәй ясыйм. Вареньеларыннан җитешегез. Үзебезнең бакча җимешеннән генә ясаган нәрсә…

      – Рәхмәт, Галимә апа, булды, җитте, чәегез дә, төнәтмәгез дә бик тәмле.

      – Яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән кеше бит Галимә апагыз. Җиләк-җимеш үстерә-үстерә, бәрәңге утыртырга бакчабызда җир калмады инде.

      Чәйләп алгач, җылырак киенеп, хуҗа Гарифны капка төбенә чаклы гына дип озата чыкты. Урам якка аяк басулары булды, алар янына табиб Кафия килеп туктады.

      – Күрегезче бу Әдһәм абыйны, аягына басарга өлгермәгән— урамга чыккан. Иртәрәк түгелме батыраерга, Әдһәм абый?.. Юк димәгез, хәзер үк керәсез, – диде ул, аннары Гарифка таба борылды: – Исәнмесез, Гариф Әюпович. Йә, ничек, Карамалы ошыймы, Ык буйларына төшкәлисезме, ямьлеме безнең Ык буйлары? Түбән әрәмәдә илле төргә якын сайрар кош бар, дип китте былтырларны Казаннан килгән бер кошлар белгече. Иртәнге якларда төшсәң, хәйран калырлык, оркестрларың бер якта торсын, – дип тезеп китте ул.

      – Сандугачларыгыз матур сайрый, чынлап та хәйран калырсың. Ык буйлары да бик ямьле, тик вакыт дигән нәрсә генә чабуга ябышкан, Кафия ханым…

      Көлешеп алдылар.

      – Әдһәм абый, әйдә, керегез, сәламәтлегегез бер дә урамга чыгардай түгел әле сезнең.

      – Хәзер, хәзер, Кафия, сез керә торыгызчы. Гариф туганга бер-ике сүз генә әйтәсем бар иде.

      Эңгер иңеп килә, Кафиянең өстендә кызгылт пальто, башында ап-ак калфак. Калфагын бер якка кырынайтыбрак салган.

      – Талип нишләп ята? Нигә бер дә килеп чыкмый?

      – Райүзәккә китте, ашлама юлларга, дидеме…

      – Бәйрәм көнне дә райүзәктәме?

      – Аңа бәйрәм ни ул. Митингны үткәрде дә китеп барды, – дип, Кафия кузгала башлады.

      Гариф беренче күрүендә дә игътибар иткән иде: хатынның буе-сыны сылу, заманча затлы киенгән; кыяфәте бүген дә аның игътибарыннан читтә калмады. Аннары ул тагын шуны сизде: күңел күгеннән җанлы сурәте әле булса китмәгән Саниясе якты дөньядан киткәннән бирле берәүгә дә болай сокланып караганы юк иде.

      – Гүзәл хатын… – дип куйды Гариф, Кафия капкадан ишегалдына кереп киткәннән соң.

      – Талип ише талымсыз җанга әрәм дә бит, нишләмәк кирәк, бәхетне юлга салып тезмиләр, кирәк төштән кирәк кадәр барып алып та булмый. Өлешенә тигән көмеше инде, – диде Харисов.

      – Нигә алай дисез, Әдһәм абый?

      – Юк, болай гына. Савыт-сабалары шалтыраштыргалый, мәгәр тату яшиләр кебек, – Харисов Гарифның җиңенә кагылды. – Минем бер үтенеч бар иде, Гариф энем. Сезнең лабораториядә сөтнең составын тикшереп булмас микән? Шунда ук терлек азыкларындагы компонентларны билгели торган аппарат кирәк иде безгә. Азыкларны кайда, ничек саклаганда сыйфат югалмый, курма әзерләгәндә нинди ысул камил санала? Киләсе елга комплекс әзер булачак, анда инде аның приборлары да, кирәк-хаҗәт аппаратлары да булыр – махсус лаборатория СКАЧАТЬ