Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 54

СКАЧАТЬ да бармы?

      – Мәкер, мәхәббәт, сагыш, тугрылык, әхлак вә әдәп гыйбарәләредер кыйссамда, әмма орыш вакыйгалары юктыр, хан хәзрәтләре. Мин ышанам: киләчәк буын халкы үзара тату яшәргә өйрәнер, чөнки сугыш берәүне дә бәхетле итмәде әле.

      – Һәм итмәс тә, туганый. Бу кыз бала сәркәтибең икән. Бик әйбәт.

      – Без кузгалыйк инде, хан хәзрәтләре…

      – Әйе, әйе, табынга фатиха кылыйк та…

      Илһам хан белән ханбикә аларны болдырга кадәр озата чыктылар. Хансарай капкасы яныннан үткәндә, Кол Гали Бәхтиярны күрде. Егет аның янәшәсендә атлаган Ләйләгә нидер әйтте, әйтергә иттеме, әмма Ләйлә аңа елмайды гына, әллә карап калган ханнан, әллә мөгаллименнән яхшысынмады, авыз ачып сүз әйтмәде.

      Сәфәр аеның җиденче көне иде бу. Монголлар явы килүгә нибары алты атна калып бара иде. Болгарда исә әлегә тыныч, тормыш калада тәүгечә булса да, ниндидер тайфун килүен сизгән кебек, урамнарда шомлы бер тынлык тора иде. Дөнья буйлап Болгар өчен иң яман Маймыл елы атлый иде.

13

      Икмәк игүнең нәтиҗәсе – тамак туклыгы. Тамагы тук кеше генә кулына каләм ала. Тамагы тук булмаганда исә, ул, бер тамакны кайгыртып, әллә кайларга сәфәр кыла, әллә ниләр эшли – җир сукалый, икмәк чәчә, ура, суга, ярма яра, каләм тотарга исә вакыты да калмый. Әгәр дә мәгәр кемдер аңа әнә шул ризык-нигъмәтне ниндидер бәһагә китереп бирә икән, ул— шагыйрь, уйлап табучы, һөнәрче, күн иләүче, тегүче, игүче, башмак суктыручы, тула басучы, тимерче, чуен коючы, бакыр кайнатучы, хатын-кызларга нәкышләнгән алкалар, беләзекләр, зөбәрҗәт ташлы балдаклар, йөзекләр ясаучы – тагын-тагын әллә нинди һөнәрләргә ия халык.

      Кол Гали туа-туганнан бирле тамак өчен кайгырмады. Аңа гарәп, фарсы, төрки галимнәреннән вә мөгаллимнәреннән сабак алырга, укырга мөмкинлекне башта Биккол атасы бирде.

      Менә ул хәзер туган илендә, мәгәр һаман ул Биккол атасы карамагында. Аның байлыгы исәбенә яши, көн күрә, яза, шәех дәрәҗәсендә йөри. Йосыф һәм Зөләйха дастанына ул җиһангир баһадирлар, алып батырларны кертмәде. Ул рәнҗетелгән колларны фиргәвен итте, Зөләйха кебек гыйшык юлында газап чиккән, кырык ел буена мәхәббәт утында янган хатынны сурәтләде. Аның җисми мисалы Зөлхидәдер. Дастанда Зөләйха рухани вә әхлакый яктан зур үзгәреш кичерә, пакьләнә, сафлана. Дастанга кергән барлык каһарманнар да – Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Алар яратышалар, сөешәләр, хис ялкынында яналар, оялалар, тартыналар, рәнҗетеләләр, кимсетеләләр, мәгәр олы мәхәббәтләренә тугры калалар. Инде гамәли тормышларында бердәнберләрен тапкач, шатлыкларыннан ни кылырга белмиләр. Чөнки ул боларны үзе кичерә, үз мәхәббәте, үз йөрәге аша уздыра. Ул аны тапкан иде бит инде, тапкан иде. Тик кавышырга гына язмады аларга. Ә шул үзенең кичерешләре барысы да: мәхәббәттән исерүе һәм аны югалтуы, сагыш-сагынулары аша һаман аны көтүе, ниһаять, табуы кыйссада чагылыш тапты. Хак, тормышта ул аны таба алмады, мәгәр кем аның хыялын тыя ала. Ул аны кыйссасында тапты. Ул гынамы, аның кызын Аллаһы Тәгалә китереп СКАЧАТЬ