Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 31

СКАЧАТЬ шәех? Адәм баласының җаны гына түгел, тәне дә сөйгәненә зарыгыр, ди.

      – Күр әле, күр, казый Нисбах, сине тыңлау бик тә рәхәт икән бит. Күңел дигәнең әллә кая ашкына башлады.

      – Туган илгә, шәех, туган илгә. Адәм баласына җанга рәхәтне, тәнгә сихәтлекне туган як бирә. Яшь хатының ниндидер бер яшь җилбәзәккә тагылып китеп барган дип әйтеп әйттеләр. Хакмы шул, шәех?

      – Син, казый Нисбах, элек тә әче телле идең, әле дә шул гадәтең ташламагансың икән, – диде Биккол, үрелеп, йөзем каба-каба.

      – Тел китәр, гадәт калыр, диләр бит. Минем телем, Аллага шөкер, адәм балаларына бер дә алай зыян килтермәде шикелле. Ә менә син, шәех, хөрмәткә ия кеше, хатыныңны ташлап, Олуг Мөхәммәт кәрвансараен саклап ятасың.

      – Ни бит, Нисбахетдин, җыенам дип әйтеп әйттем түгелме. Әйе, Нисбахетдин, куеп тор әле үпкәләреңне.

      – Әйе, казый абзый, шәех бездә кунакта. Кунак сыйлаганда канны да какырмаска куша иде кебек безнең болгар халкы, – диде, ниһаять, хан оныгы.

      – Гали бәк, иртәгә булмаса да, бер атнадан мин хаҗга китәм һәм әйтер сүземне әйтеп каласым килә. Туган илгә кайчан кайтырмын, бер Хода белә, ә шәех бүген-иртәгә юлга чыгачак. Белеп китсен, дим, казый Нисбах исән, белгән-күргәннәргә җиткерсен, һәм кайтыр ул туган туфрагына, Аллаһы Тәгалә боерган итсә кайтыр. Менә шунда шәех Игәнәй халыкны миңа каршы котыртмасын иде, дим. Чит илдә без барыбыз да бертигез, тик менә туган илдә әллә нигә дошманлашабыз, Ходайның хикмәте, шуңа төшенеп җитә алганым юк. Әйтик, Сәлим хан табиб вә галим Хөсәенне Олуг Мөхәммәткә җибәреп нә отты?.. Үзе дәвалаучысыз калды. Хәзер әнә муенына тавык тәпие таккан адәмне табиб итеп алган, ди.

      – Киткән инде ул, Всеволод кенәз соратып алган, – диде хан сәүдәгәре Биккол.

      – Тәмам каным кыздырдың бит әле син, Нисбахетдин. Әллә чынлап та җыенасы да китәсе инде?

      – Дөрес кылырсың, шәех. Биредә дә мәхшәр. Ата – улны, ана кызны белми. Чыңгыз ханның илчеләрен үтергәннән соң, шаһ сарае гүя асты өскә килде. Кыскасы, монда безгә дә җай калмады, шәех. Ил тарафына без дә җыенырга булдык. Бу юлы хан оныгы Гали бәк тә кайтыр. Дөрес, хан аны колач җәеп каршы алмас, әмма нишләмәк кирәк, монда безгә дә башка чара калмады бугай, – диде Биккол. – Сине чакыруым да бары тик шуның өчен иде, шәех. Миңа ишеттерделәр, Чыңгыз хан атлы илтабар Олуг Мөхәммәткә яу чыкмакчы икән. Өн биргәнгә, иншалла, им бирер әле. Аннары халык, туган якның чыпчыгы да сандугач булып сайрар, ди бит.

      Әнә шунда шәех Игәнәй илгә кайтып китү ниятенә килде. Ике ай дигәндә, ул Болгар җиренә аяк басты. Бәхете аягына уралган икән, хатыннары өй-каралтыларын, мал-туарын саклаганнар, таратмаганнар. Дөрес, яшь хатыны киткән. Иллә йөгән кидереп, атны гына тотып була. Хатын-кыз, ип-җайга ятучан булса да, бер дә йөгән кидергәнне яратмый. Хәерле булсын. Ат белән хатын табылыр, туган илең югалтма, дигән борынгылар. Аннары мөридләре дә онытмаганнар икән, кайтып төшүе булды, ябырылып килделәр, бар булган илдәге яңалыкларны сөйләделәр. Ул хәзер Болгардагы күп нәрсәдән СКАЧАТЬ