Название: Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
isbn:
– Имин, имин, кан кардәшләрем, имин, – диде Мәңгүк хан, кинәт кенә тынычлана төшеп. – Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда, Кара Идел аръягында, Сармат хан җәйләүләре башлана.
Хан «сарматлар» сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар да, Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озатып калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә – аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан, көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба— Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җиде-сигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган – Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да, үлепләр күрәсе килсә дә.
Әйткән сүз – аткан ук! Икенче көнне үк унуклар ыруы, җәйли-җәйли, Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, бу күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде.
Килә-килүгә Идел ярына ыстан коруга ук, гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч, һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте – кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа да карамастан, атна үтүгә, Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләр унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемен хатын-кызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле, Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?..
Ыстан туктап, шул хакта сөйләшкән-киңәшкән арада, күк йөзен кара болыт каплады, яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне СКАЧАТЬ