Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 15

СКАЧАТЬ Шулмы Сармат хан кызы Сафура? Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?..

      Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча, бер тезенә төште:

      – Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага, саулык-тазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып чыгар…

      Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак:

      – Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли, Җаекка җиттек, менә, ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан углы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сарматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм… – диде.

      Шул сүзләрне әйтте дә Мәңгүк хан, күзләрен күтәреп, Сармат хан кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм, дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде.

      – Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Кан кардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән – җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән— үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс СКАЧАТЬ