Кадерле мирас. Фарида Гайфуллина
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кадерле мирас - Фарида Гайфуллина страница 8

СКАЧАТЬ № 1) мәкаләсе. Мәкаләдә сүз XX гасырның 30 нчы елларында татар әдәбиятының торышы һәм «Җидегән» оешмасы турында бара.

      30 нчы елларда әдәби процесс белән ВКП(б)ның өлкә комитеты командалык итә. Бу елларда ВКП(б)ның Үзәк комитеты «Әдәбиятта, язучы кадрлар арасында эшчеләр катлавын көчәйтергә!» дигән чакыру ташлый. Татарстан өлкә комитеты җитәкчеләре исә бу эшкә җиң сызганып керешәләр. Шул максаттан чыгып, 1930 елда «Атака» журналы чыгарыла башлый. Татар телендә дөнья күргән барлык газета-журналларда матур әдәбиятка һөҗүм көчәйтелә. Бу өлкәдә бигрәк тә «Чаян» журналы активлык күрсәтә. Өлкә комитетының беренче секретаре Михаил Разумов матбугатта, пленум-конференцияләрдә даими рәвештә татар әдәбияты мәсьәләләрен кузгатып тора. Аның чыгышларында төп ике тезис ярылып ята: 1. Үткәндәге әдәби мирасны (Г. Тукай, Дәрдемәнд һ. б.) бастырып чыгарганда, марксистик күзлектән чыгып эш итәргә. 2. Татар язучылары арасында эшче-крестьян катлавыннан чыккан кешеләр санын күбәйтергә.

      Әлеге фикерләр гаҗәпләнерлек, ди мәкалә авторлары. Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен бастырганда марксистик күзлектән карау – нәрсә ул? Әдәбиятка эшчеләр, крестьяннар түгел, бары тик иҗат итәргә сәләтле булган талантлы кешеләр генә килергә тиеш бит!

      «Әдәбиятка – эшчеләр!» лозунгы матбугат битләрендә үзен тиз таныта. Дәрдемәнд, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Кәрими, Г. Исхакыйлар тудырган нәфис әдәбият урынына тупаслык, гайбәт, сүгенү, аламалык, шапшаклык кереп тула. Шул шартларда татар язучылары арасында идән асты контрреволюцион «Җидегән» оешмасы турында хәбәр тарала, һәм шуннан соң әдәбият бетеп, аның урынын әләкләр, бер-береңне сатып үзең исән калу турында кайгыртулар, җыелышлар, чистартулар башлана. Авторлар өйрәнгән архив материаллары – шуларның ачык мисалы, дәлиле. «Утызынчы еллар татар әдәбияты тарихы бездә өр-яңадан эшләп чыгуны көтеп ята. Монда бернинди «культ»лар ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шуны күрсәтергә кирәк. Л. Гыйльми, М. Давыдов (Даутов), М. Крымов, Г. Теләш, М. Максуд, Ф. Мөбәр, Ф. Мөсәгыйть, Г. Толымбайский, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, З. Гали, С. Борһан кебек каләм әһелләренең «пролетариат әдәбияты» өчен көрәштә кайсының ялгышып, кайсының аңлы рәвештә корбаннар соравын, кан коярга чакыруын бүгенге буынга җиткерергә кирәк», – ди авторлар.

      Күргәнебезчә, М. Мәһдиев бу юнәлештә гаҗәеп зур эш башкара. Яшьтән үк вакытын, җегәрен әлеге хезмәтләрне өйрәнүгә багышлый һәм басма матбугатта аларның һәркайсын яктыртып бара. Милләтебез язмышына кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыга, шул рәвешле татар халкын дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Әдәбият галиме Т. Галиуллин да бу турыда: «Солтан Рахманколый, Таип Яхин, атаклы уку йортына нигез салган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилардай татар мәгърифәтчеләре, Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр, тәнкыйтьчеләр эшчәнлеге турында архив, вакытлы матбугат чыганакларын фәнни әйләнешкә кертеп, катлаулы әдәби-фәлсәфи төшенчәләр турында мәсле, ачык, төгәл СКАЧАТЬ