Кадерле мирас. Фарида Гайфуллина
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кадерле мирас - Фарида Гайфуллина страница 2

СКАЧАТЬ характеры үзе бер тәмамланган новелла булып тора. Бу әсәрләр ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да, ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән яшәтә. Аның әсәрләрендә, тирән фәлсәфә белән бергә, халкын яратуы, аны сөеп, ачуланып яки аннан оялып милләтебезнең асыл сыйфатларын кайтарырга теләве чагыла. Язучыны олы дөнья проблемалары борчый, Җир шары сулышы аның йөрәге аша уза.

      М. Мәһдиев, филология фәннәре кандидаты, галим буларак, «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987), «Реализмга таба» (1989), «Социальные корни таланта» (1990) хезмәтләрен бастыра. Ул татар иҗтимагый фикер үсешен, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихын, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән яшьтән үк кызыксына. Галимнең XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, аннан соңгы күп кенә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында архив материалларына нигезләнеп язылган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән бик күп гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре бар. Болар – киләчәк буынга үрнәк булырлык ядкярләр.

      Тыелган, онытылган әдәби мирасны халыкка кире кайтаруда да М. Мәһдиев әйтеп бетергесез зур эшчәнлек күрсәтә. Аның әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр саны гына да биш йөздән артык. «Мөхәммәт Мәһдиевнең хәтере ныклыгына, иманының көрлегенә шаккатарлык! Шушы еллар эчендә ул күпме югалган исемнәрне, без белмәгән документаль фактларны, әдәбиятта онытылып торган вакыйгаларны көнгә чыгарды»1, – дип язды халык язучысы Аяз Гыйләҗев.

      М. Мәһдиев үзен тәҗрибәле, үткен телле публицист буларак та танытты. Киң катлау укучы аңына йогынты ясау максатын күздә тоткан иҗтимагый-сәяси эчтәлекле бу әдәби төрне бик тиз үз итте, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын яктырткан язмалары белән халыкны сөендереп торды.

      Язучының публицистик язмаларын бер сулышта укып чыгасың һәм башкалар белән дә уртаклашырга ашыгасың. Чөнки ул чынбарлыкны ничек бар, шулай сурәтли, дөньякүләм зур проблемаларны гади һәм үтемле итеп аңлата белә. Татар халкының тарихын, тормышын, гореф-гадәтләрен, иманын, күңел серләрен, яшәү рәвешен аның кебек белүче һәм татар күңеленә үтеп керерлек итеп әйтеп-сөйләп бирүче кеше дә – ул. Кайсы гына мәкаләсен кулга алсаң да – кызыклы, уйландыра торган. Никадәр белем, мәгълүмат аласың, рухи яктан да байыйсың.

      Газета-журналлар М. Мәһдиев белән һәрдаим бәйләнештә иде. Ул халкыбызның милли аңын, милли горурлыгын уятучы иң актив, абруйлы автор булды. Әдипнең кыю фикерле, яңа карашлы мәкаләләре киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. «М. Мәһдиевнең һәрбер язмасын (әдәби әсәрдән өзекме, истәлек-хатирәме, публицистик, фәнни-популяр мәкаләме) укучыларыбыз гына түгел, редакция хезмәткәрләре дә түземсезләнеп көтеп алды, аның һәр язганы газетаның нигезен тәшкил итүче, номерны тотып торучы материал иде»2, – дип язды журналист Рифат Фәттахов.

      ТАРИХЛАРДАН КИЛГӘН ХАКЫЙКАТЬ

Документаль нигезгә корылган язмалар

      Тарих! Биш СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр… // М. Мәһдиев. Кеше китә – җыры кала. – Казан : «Татар китабы» нәшр., 1996. – 25 б.

<p>2</p>

Фәттахов Р. Очты дөнья читлегеннән… // Мәгърифәт. – 1995. – 17 июнь.