Название: Үзем белән очрашу
Автор: Ленар Шаех
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Публицистика: прочее
isbn: 978-5-298-03566-8
isbn:
– Хакимияткә ничәнче елда эшкә килдегез?
– 2004 елда чакырып алдылар. Өч ел хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләдем. Ике ел «АЛРОСА» акционерлык компаниясенең социаль бүлек начальнигы вазифасын башкардым. Дүрт ел Россия алмаз чыгаручылар профсоюзында эшләдем. 2013 елда Мирный районы хакимияте башлыгы итеп сайландым. Миңа кадәрге башлык та татар иде. Илдар Риф улы Солтанов – тумышы белән Чиләбе ягыннан, хәзер башка эштә.
– Якутиядә Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар яшәгәнме, татар авыллары булганмы?
– Бу якларга татарларны Пётр I заманыннан башлап мәҗбүриләп күчергәннәр. Октябрь инкыйлабына кадәр, нигездә, сөрелгән кешеләр. Алар Олёкминск олысында яшәгәннәр. Үзләренең мәктәбе, хәтта театры булган.
Татарлар күбесенчә гади эшче булып хезмәт иткәннәр. Бердәнбер югары үрләргә ирешкән татар – Фәткулов Нургали Гыйззәт улы – 1930 елларда СССР һәм Якутия АССР Югары Советы депутаты булган кеше. Бу якларга сөргенгә җибәрелгән татарларның улы, Якутск шәһәрендә туган.
Мирный ягына милләттәшләребез узган гасырның 60 нчы елларында күчеп килгәннәр. Күбесе, унбиш-егерме ел эшләп, кире туган якларына кайтып киткәннәр. Мирныйда танылган Гаянов бригадасы эшләгән. Алар Удачный шәһәрендә төзелеш алып барганнар.
– Хәзер дә монда татарлар эшкә киләме?
Бүгенге көндә Якутиядә яшәүче татарларның бер өлеше – килеп эшләүчеләр. Алар туган авылларында йорт салалар, Казанда фатир алырга җыеналар һәм балаларын шунда укыталар. Төп максатлары – акча эшләү һәм кире кайтып китү. Биредә сирәкләр генә кала. Күбесенчә Кукмара, Саба, Мамадыш районнарыннан һәм Башкортстаннан киләләр.
Хәзер районда 1 меңнән артык татар яши. Шулкадәр үк башкорт, аннары кыргызлар, азәрбайҗаннар, казахлар, кабардиннар, таҗиклар бар. Татар-башкорт җәмгыяте эшли, Сабантуйлар үткәрелә, мәчет бар.
Кем Якутиядә эшли, шуларга отпуск ике мәртәбә артыграк бирелә, шуңа күрә килеп эшләүчеләр ике айга туган якларына кайтып китәргә тырыша. Поезд юлының бәясе ике елга бер түләнә, шуңа, бер ел ялсыз эшләп, дүрт айга отпускка кайтып китүчеләр дә бар.
– Киләчәктә иҗат өлкәсендә нинди проектларны тормышка ашырырга телисез?
– Бүгенге көндә мин татарларның Якутия тарихындагы роле буенча материаллар җыям. Димәк, кайчан да булса «Якутия татарлары» дигән китабым чыгачак.
– Язучылар даирәсе белән аралашасызмы?
– Якутия Язучылар берлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз. 2001 елда районда Россия Язучылар берлегенең күчмә утырышы булды. Китапларымны күрделәр дә шул ук елны берлеккә кабул иттеләр.
– Казанга, Татарстанга еш кайтасызмы? Күченәсегез килмиме?
СКАЧАТЬ