Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 58

СКАЧАТЬ гына сүзе азат.

Мостай Кәрим

      Кешелек яшәгәндә, аны Прометей образы һәрчак дулкынландырачак. Борынгы грекларның мифларына караганда, ул, имеш, кешелекне барлыкка китергән. Алай гына да түгел, ул кешелеккә мәңге сүнмәс ут биргән. Шуның белән бергә җирдә үзгәртеп кору рухы өргән зат.

      …Җирдә ут ярала.

      Шушы ут тәненә күкләрдәге

      Илаһи ут җанын кушамын да

      Кешеләргә бирәм. Ул

                                      яктылык

      Кемгә төшсә, шул үлемсез булыр.

      …Әйе, мин хәл иттем, Зевс утын

      Җирдәге ут белән кавыштырып,

      Заманның асылын үзгәртергә.

      Мостай Кәрим, Прометей турындагы мәңгелек темага алынып, бу идеянең революцион башлангычын шушы сүзләр белән ачып бирә. 2500 еллар элек Эсхил тарафыннан язылып, шуннан соң ничәмә-ничә буын язучылары дәвам иткән бу темага драматургның яңадан алынуын зур иҗат кыюлыгы дип карарга кирәк. Аның тагын бер (һәм бусы иң зурысы) кыюлыгы – теманы гаять заманча ачуында, Прометей образын һәм аның идеясен заманның, бүгенге көннең иң актуаль сәяси, социаль һәм әхлак проблемаларына аваздаш итеп ачуында.

      СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында заманчалыкка бик турылыклы төстә сәхнәләштерелгән. Бу спектакльнең идеясен һәм куелу формасын кыска гына итеп әйтергә кирәк булса, М. Горькийның «Минем өчен революционер… Прометей утын йөртүче» дигән сүзләрен искә төшерергә мөмкин. Театрның әлеге спектакль белән СССР халыклары драматургиясе һәм театр сәнгатенең III Бөтенроссия фестивалендә катнашуы да бик үзенчәлекле, бөтен асылы белән аңа ябышып тора.

      Мостай Кәримнең иҗат куәсе бу әсәрендә яңа бер көч белән күренә, һәм бу иң элек аның әлеге трагедиясендәге идеянең, образларга салынган фикерләрнең, әйткәнебезчә, заман таләпләренә аваздаш булуында. Эсхил да шулай язган. Ә М. Кәрим бу темага үзенчә, яңача – диалектик якын килә. Бу нәрсә спектакльнең режиссёры – БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лек Вәлиевнең трагедияне сәхнәгә кую рәвешенә дә хас.

      Спектакль үзенчәлекле булуы белән безнең сәхнәбезгә яңалык та алып килә бугай. Шунысы да бар: безнең татар тамашачысы моны кабул итәргә әзер. Бу сезонда гына Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясе һәм М. Кәримнең бу трагедиясе нигезендә эшләнгән спектакльләр әнә шул яңача куелу рәвешләре белән үзенчәлекле. Димәк, театр – үсеш юлында. Ә «Ташлама утны, Прометей!» спектакле – бу юлда яңа бер үр.

      Кешелекне һәрчак биләп алырлык һәм аны мәңгелек кызыксындырачак фикерләрне М. Кәрим образларга һәм тасвирлау чараларына оста сала. Зевс һәм Прометей образлары бәрелешендә золым белән яхшылык көрәшә. Бу – трагедиянең бер юнәлеше. Икенче бер сүз юнәлеше – һәм бусы драматург өчен трагедиядә иң төп, мөһим идея – Прометей белән Адәмшаһ, Прометей белән кешеләр багланышына салынган. Прометей белән Адәмшаһ арасындагы каршылыкка һәм көрәшкә дөньяны үзгәртеп коруга багышланган идеянең кешеләр тарафыннан ничек кабул ителүе турындагы СКАЧАТЬ