Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 69

СКАЧАТЬ «Ниса!» дип кычкырган ир-ат тавышы яңгырады. Каенлык ягында да, юкәлек ягында да «са! са!» дигән кайтаваз уйнаклап йөрде. Сөембикә ул кайтавазны кунар урын тапмыйча бәрелеп-сугылып йөргән урман күгәрчене итеп күз алдына китерде.

      Ак киемле хатын, мич уентыгына беркетелгән ватык көзгегә карап, иңбашларын, чалбар каешларын сыйпаштыргалады да баллы банканы төбендә өч гөмбә моңаеп торган кәрзиненә салып чыгып китте. Өйдә мич, бал, самавыр, кояш җылыткан тун исе генә калды. Сөембикә яшел үләннән зәңгәр җиңел машинага таба йөзеп баргандай җиңел генә атлаган кала хатыныннан тагын көнләшеп куйды. «Бәхетле», – дип уйлады ул. Бәлки, яманларлык ирең булу да бәхеттер ул?

      – Кая олактың син, бозау? Машинаны ник юмадың?

      – Бу тирәдә су юк икән.

      – Ник өстерәлдең шулхәтле?

      – Кибет ачылмый торды. Танышлар да очрады.

      – Нинди танышлар?

      – Шушы авылныкы мин.

      Сөембикә сискәнеп китте. Тәрәзәдән карап тора иде, ишек янына ашыкты. «Кем булыр икән?»

      – Тапкансың вакыт!

      – Нитмәле, Ниса Хаковна… Нитмәле син, әйе! Кызма…

      Сөембикә бусагага менеп басты, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып куйган иде дә тыелып калды. Әйтерсең лә бүрәнәгә менеп баскан җиреннән егылып төшә язды. Машина янына барып җиткән ак киемле хатынның кулын үбәргә дип иелгән күн курткалы һәм күн итекле кеше аның ире Сәлимҗан иде. Тураеп баскан чагында ул караңгы ишек төбендәге яланаяк- лы Сөембикәне танып алды. Авылда ул балаларын очратмаган, ә кешеләр Сөембикәнең умарталыкта эшләгәнен әйтмәгәннәр иде.

      Ул төнне Сөембикәнең зәңгәр тышлы мендәре ике яктан да күз яшенә чыланып бетте. Бу Сөембикәнең ире ташлап киткәннән соң әле беренче тапкыр гына елавы иде.

1980

      ЯЗМЫШ

      Җиз белән тышланган кургашын герле, җиз телле борынгы зур сәгать кичке алтыга сукты. Аның картларныкы төсле калтыравык тавышы әкрен генә сүрелеп, тынып калгач, өй эчендәге караңгылык куера төшкәндәй булды. Дәү бер күбәләк сыман, түшәм белән стеналарда учактан төшкән ялкын шәүләсе талпынып тора иде.

      Тышта җил, җәяүле буран. Йортка тоташкан электр чыбыклары өй бүрәнәләрен зыңлата. Кайвакыт аның карт сөякләре шушыңа охшашлы эчке бер зың белән сызлангалый иде. Ул, яран гөленең сирәк яфраклы ботакларын аера төшеп, тәрәзәдән урамга карамакчы булды, әмма пыяла бозланган, көмешләнеп каткан иде. Кызы – мәктәптән, кияве колхоз идарәсеннән кайтмаган әле. Төпчек оныгы күршеләргә кереп озаклады. Шуңа күрә ул ялгызы утыра иде. Караңгы булуга, күзе начар күрүгә карамастан, ул бәйләү бәйли, тик гомер буе эшләгән бу эшенә аның дөм караңгыда яисә дөм сукыр килеш тә кулы барыр иде.

      Көндезен кәстрүлгә әзерләгән, күперсен өчен җылы мич башына төреп куйган әче камырын ул учак янындагы өстәлгә китереп утыртты. Күмер чәчрәп, берничә урыннан тишелгән алъяпкычын кирәкмәсә дә биленә кыстырды һәм, беләкләрен алмаш-тилмәш югары күтәрә-күтәрә, җиңнәрен сызганды. СКАЧАТЬ