Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 63

СКАЧАТЬ кем алып кайтыр соң?

      Хатын. Үзем. Зуррак букча алам. Син бит ипине катымы-йомшакмы икәнен карап тормый алып кайтасың.

      Ир. Сайларга күнекмәгәнгә ул, Гөлсем. Ипинең миңа ниндие дә ярый. Яратып ашарлык кына булсын… Син дә миңа шулай кирәк. Яратып кына яшәрлек булсын.

      Икесен дә сискәндереп, телефон чылтырый. Бер-берсенә карашалар.

      (Пышылдап.) Монте Кристо мәллә?

      Хатын. Хәтерең… Ул син идең ич.

      Ир маңгаена сугып ала. Трубканы күтәрә, тыңлый.

      Ир (бераздан). Рәхмәт, әби. Хәзер! (Трубканы куя, Хатынга.) Безне улыбыз сагынган. Җыен, бергә барабыз.

      Хатын (җыена башлый). Чүп чиләгең кайда? (Чүп чиләген алып кереп.) Чүбен түкмәдеңмени?

      Ир. Чүп түгел болар. (Кулъязмаларын ала.) Бу вариант әйбәтрәк.

      Хатын. Теге хатын иреннән китмимени?

      Ир. Мәхәббәтнең үз кагыйдәсе бар. Ярата ич ул аны. (Хатынны кочаклап.) Ишетәсеңме, ярата!..

Пәрдә1979

      СЫЗЫЛЫП ТАҢНАР АТКАНДА

      Героик драма

      Комиссар Мулланур Вахитовның 100 еллыгына багышлыйм

Катнашалар:

      Владимир Ильич Ленин.

      Надежда Константиновна Крупская.

      Мулланур Вахитов, комиссар (Беренче).

      Байназар Бәхтизаров, сәүдәгәр (Икенче).

      Кызыл армия театры артисты (Өченче).

      Хантимеров, акгвардияче поручик (Дүртенче).

      Генерал, ак гаскәрләрнең командующие.

      Полковник, ак гаскәрләрнең контрразведка башлыгы.

      Өммегөлсем Казакова – Мулланур Вахитовның анасы.

      Муллаҗан Вахитов – Мулланур Вахитовның атасы.

      Мәхфүзә – Мулланур Вахитовның кәләше.

      Милләтче.

      Күн курткалы.

      Генерал адъютанты.

      Кызыл гаскәриләр, акгвардиячеләр, ак чехословак солдатлары, гәҗитче малай, поп һәм мулла.

      Вакыйга Мәскәү һәм Казан Кремльләрендә бара. 1918 елның июль, август, сентябрь айларыннан кайбер көннәр.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

      Мәскәү Кремле. Үзенең эш бүлмәсендә В. И. Ленин Мулланур

      Вахитов белән сөйләшә.

      Ленин (карта каршында, аркан). Июль… Июль! Пешерә! Дошман – Сембердә… Алда – Казан… Әле генә, унтугыз көн элек, сул эсерларның хыянәтчел мятежы вакытында чак торып калдык, ә хәзер без тагын очып төшәрлек куркыныч алдында. Чехлар Казанга үрмәли. Хәл гадәттән тыш авыр… Авыр, иптәш Вахитов! Социалистик Ватан язмышы хәзер Казанга бәйле. Революциянең яшәвен яки үлемен бүген Көнчыгыш фронт һәм Казан хәл итә. Яшәвен яки үлемен. Мин сезне шуның өчен чакырдым.

      Вахитов. Казанда татар халкының да яшәве яки үлеме хәл ителә. Бу революция – аның гасырлар буена җыелып килгән өмете һәм ышанычы.

      Ленин. Ак чехословаклар, эсер һәм акгвардиячеләрнең тончыгасына мин ышанам, иптәш Вахитов. Тирәнтен ышанам. Менә бу мандат (өстәлдән кәгазь ала, Вахитовка суза) – минем шул ышанычым билгесе. Сез, – биредәге вәкаләтләрегездән тыш, гадәттән СКАЧАТЬ