Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар страница 53

СКАЧАТЬ йөрмәгез. Әйдәгез, туры юлга чыгарам, басу өсләтә.

      Нурзадә. Инде үз аягыбызга гына калды: иң туры юл – дөреслек. (Өстәлдәге пәкене ала. Тынлыктан соң.) Рафаэльне иң соңыннан мин күрдем, иптәшләр. Күрдем генә түгел!.. Их, егетләр! Әгәр без кызларны… мине… Мин аны яраткан кебек яратсалармы?! Ә ул, Шәмсия дип, хәтта миннән дә ваз кичте.

      Аллаһияр. Ни сөйлисең син?

      Нурзадә. Миңа Рафаэль сөйләгәнне… Иң ахырдан аның белән мин сөйләштем. Ул миңа шушы пәкене сузды: янәсе, ул Шәмсияне сайлый…

      Бикчәнтәй. Ә Рафаэль нишләде?

      Нурзадә. Ул… (Тәрәзәгә таба борыла.) Хәтерләмим… Без шлюпка янында тора идек, ниндидер биек урында. Җил, томан, безнең паромыбыз катып калган боз читенә дулкын кага, аяк асты бозлавык, тайгак… Мин үземне аннан… аның күкрәгеннән этеп җибәрдем дә каядыр йөгердем.

      Зөлфирә. Үзеңне этеп җибәрдең?

      Бикчәнтәй. Алайса, аны.

      Нурзадә. Хәтерләмим. Мин үзем дә чак кына каядыр түбән сикермичә калдым.

      Тынлык.

      Зөлфирә. Рафаэль үзе ташланмаган икән.

      Рахман (Нурзадәгә). Син боларны нигә менә хәзер, бу караңгы, юеш урманга кире килеп сөйлисең соң?

      Нурзадә (Аллаһиярга). Син мине кичер, Аллаһияр. Кичер, кадерлем. Рафаэль миннән дә артык күргән Шәмсияне нигә алай бик җиңел генә миңа алмаштың соң син, ник?.. Беләсеңме ник? Шәмсия белән Рафаэльгә үч итеп.

      Аллаһияр (кычкырып). Җитте, тиле!

      Мөкатдәс (чигенә-чигенә, ишеккә юнәлә). Колын ач, оланнар. Үзәкләр өзелә менә! Үләр инде, бичара.

      Нурзадә. Карале, абзый, теге кош нишләде соң, әйт инде! Атасы нишләде?

      Мөкатдәс. Әй сеңлем! Әнә Аллаһиярдан сорагыз. Йә әнә минем оныгым сөйләсен. (Чыгып китә.)

      Рахман (аның артыннан кычкырып кала). Юк синең оныгың! Син миңа бабай түгел! (Сәкегә утыра.) Ул сугышка кадәр, балалары булмаганга, хатынын ташлап киткән булган. Ә ул китеп җиде ай торгач, тәгәрәп минем әти дөньяга килә.

      Бикчәнтәй. Аннары соң кире кайткандыр ич?

      Рахман. Җиде ай бит… үзегез беләсез, икеле-микеле… Әллә моннан, әллә бүтәннән… Шулай шикләнеп кала, кайтмый. Шул калудан кала. Тегермәндә теге ата кош серен белгәндә соң була инде.

      Зөлфирә. Бүтән өйләнми дәме?

      Рахман. Әби якын җибәрми шул. Ә бу минем «бабай» диясемә ышана… Менә шул.

      Мөкатдәс керә.

      Мөкатдәс (шат). Торган, балалар. Бия аягына баскан. Колын имә! Авырса да торган, мәхлук! Колынын ачка үтермәс өчен, бичара. Бәлкем, имезгәч, ул егылыр да үләр…

      Мич янына килеп, чуенны ала да аш салып ашый башлый.

      Ашагыз. Инде ашагыз. Иң әүвәл син аша, Аллаһияр энекәш. Шәмсия сеңел бу казны кемгә атап атты димсең? Сиңа ласа, сиңа.

      Аллаһияр (ачулы). Ничек миңа? Сорамадым!

      Мөкатдәс. Колын сораган мәллә? Ә ат торган, имезә. Бәлкем, ул хәзер егылыр да үләр имезгәч, ә? Шуның сымак, Шәмсия сеңел дә… Ул казны да ниндидер менә… ниндидер менә бернәрсәне тере калдырыр өчен атты сымак. (Аллаһиярга.) Күңелеңә авыр алма, энекәш, синең белән калмас ул бала. Туры юлын тапкан хатын, йөрергә җиңел булса да, кәкре юлга кайтмый ул, кайтмый… Әбиең, Рахман улым, СКАЧАТЬ