Тик син генә…. Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тик син генә… - Марат Кәбиров страница 6

Название: Тик син генә…

Автор: Марат Кәбиров

Издательство: Автор

Жанр: Ужасы и Мистика

Серия:

isbn:

isbn:

СКАЧАТЬ турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.

      Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.

      Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары – хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әлләничәшәр эштә эшләсәләр дә артык мантый алмадылар, гомер буена очын-очка ялгап гомер иттеләр.

      Гаделлек юк. Ул хәзер инде беркайчан да булмаячак. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә гаделлек, намус бар дип яши торган чорда тәрбияләнгән кешеләр… Менә шул кешеләрнең дә алама ягы була икән. Алар югары урыннарда утырган абзыйлар янында үзләрен хезмәтче кебек тоялар, бер алдына, бер артына чыгып бөтереләләр… Шуларны күзәтеп торганда, аларның намуслы булуы да, гаделлеге дә ташкулчим генә булып тоела.

      Бер карасаң, чынлап та шулай бугай ул… Болар бит чын гаделлек кешеләре түгел… Болар үзләрен изүче система нәрсәне гаделлек дип әйтсә, шуңа табынып гадәтләнгән кешеләр. Шуңа күрә дә зур чин ияләре алдында бөтерелеп торалар: үзләренең тугъры, намуслы, гадел икәнлекләрен исбатларга телиләр. Наданлык, чикләнгәнлек бәласе бу. Аны берничек тә бетереп булмый бугай. Коллыкның бер чагылышы. Коллык ул, бәлки, берничә буында гына чыгып та бетмидер әле. Ата-аналарның коллыгы балаларына да күчә, хәтта башбирмәс улларын да елан сыман буып, урап алырга маташа.

      Ләкин намус һәм гаделлек дәверләрдән өстен төшенчә. Хәер, бүгенге бурлар заманында намус турында сөйләү үзе үк сантыйлык билгесе булып тоела. Тоелсын! Дөнья ул бүгенге көн белән генә бетмәгән һәм бетмәячәк тә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә бүгенгенең патшалары иртәгә мескенлекнең аръягындагы кешеләр булып калырга да мөмкин. Мескенлек ул күңелдә була һәм адәм баласын аннан бернинди мөлкәт дә, шөһрәт тә, дан да коткара алмый: еллар узган саен кешелекнең карашы югарырак күтәрелә, югарыдан караган саен бар да ачыклана төшә – монда инде вәгъдәләр куагына, дус-ишләр чытырманына яшеренеп каламыйсың.

      Ләкин тарих киләчәк төшенчәсе. Ул вакытта инде бүгенге кешеләрнең дә, аның белән кызыксынучыларның да булмавы мөмкин. Ә киләчәк кешеләренә үткәннәр кызык түгел. Үткәннәрне өйрәнүнең нәтиҗәсе бер генә: үзеңнең икенчел икәнеңә төшенәсең – сиңа кадәр дә кемдер яшәгән, авыр шартлардан чыгу юлын таба белгән һәм ул синнән дә аңгырарак булмаган. Киресенчә, ул бүгенгедән дә катлаулырак чорда синнән дә әйбәтрәк яшәгән. Шулай булгач, бүгенге заман геройлары тарих күзенә карарга теләми: я ул үзе үткәннәргә күз йомып карый, я тарихның күзен йомдырырга тырыша. Төрлечә килеп чыга. Тарихның бик үк дөрес түгеллегенә тарих үзе шаһит.

      Ә тарихны бүген ясаучылар бүгенге чорда яши. Аларның чын сыйфатларын бүген күреп булмый, кулларындагы акчаны һәм СКАЧАТЬ