Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница

СКАЧАТЬ emphasis>

      Беренче бүлек

      1

      Баралар… баралар…

      Бар да бер якка, калага таба…

      Җәяүлеләр… атлылар…

      Юл өстеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Җирдән, тәбәнәк кенә булып, көл сыман соры тузан күтәрелә дә хәлсез генә кире ята.

      Тирә-як тагын авыр тынлыкка чума.

      Вак кына соры тузан белән томанланып торган зур һәм эссе күк җиргә рәхимсез кайнар сулышын бәрә…

      – Кайсы авылныкылар?

      Моны өр-яңа сары чыпталар өелгән арбада утыручы киез эшләпәле агай янәшә баручы җәяүлеләрдән сорады. Ул, чыпталар өстенә менеп, атка карап утырган, изүләре чишелгән, муены алга сузылган, зур авызының аскы ирене эсседән әлсерәп, салынып төшкән. Аңа аркасы белән, бөркү тынлыктан оеп, дүрт-биш яшьлек малай утыра. Ул күзләрен ачарга тырыша, әмма күз кабаклары авыраеп басып төшәләр, күзләр йомыла, иреннәр әкрен генә ачыла, аннан кечкенә ак тешләр тезелеп күренә.

      – Югары ашытлар… – дип җавап кайтарды арба белән янәшә баручылардан берсе. – Үзегез кайсы авыл?

      – Өчиле…

      Башланган әңгәмә шуның белән бераз тынып торды, кешеләр юлларын дәвам иттерделәр. Тик бераздан җәяүлеләрнең яшьрәге, арбада утыручы малайга игътибар итеп, шаярыбрак сорау бирде:

      – Егет кая бара? Ул да сәүдә беләнме, әллә безнең кебек эш эзләпме?

      Малай, күзләрен ачып, аңа карады.

      – Егет минеке түгел. Миңа әманәт итеп кенә биреп җибәрделәр. Авылда рәт бетте. Калада асрамага алучы бар… – диде олаучы һәм, әйләнеп, малайга дәште: – Аякларың оемадымы, Габдулла энекәш? Сузып утыр син аларны. Менә шулай…

      Үзе аның аяк астындагы чыптаны көйләбрәк тартып куйды.

      Кинәт алда, кара багана булып, өермә күтәрелде һәм юлчылар яныннан гына тузгып үтеп китте. Кешеләрнең йөзенә кайнар җил килеп бәрелде.

      – Бәхетсезгә җил каршы, дип белми әйтмәгәннәр, – диде җәяүлеләрнең берсе.

      – Сөйләмә дә, – дип, аның сүзен алҗыган тавыш белән куәтләп куйды әлеге Ашыт кешесе. – Анысына да сүз әйтмәс идең, җилен дә ерып чыгар идең әле…

      Әйтергә ирендеме, әллә бу бөтенесе өчен болай да ачык мәсьәлә идеме, ул сүзен дәвам иттермәде.

      Аның тел төбе кая барганны шунда ук аңлап алган озын муенлы, чандыр крестьян ялкау гына шыгырдап куйды:

      – Кая барсаң да, кара сакалың өстеңә менеп атланган инде…

      Баягы яшь крестьян моңа өстәде:

      – Бер дә булмаса, тотабыз да Бондюгка китәбез, нигә?! Кишетнең Алача Хәйретдин кайтып сөйләгәнне минем абый үзе тыңлап торган. Пашпортың гына булсын дип әйтә, ди.

      – Тимер юл казырга да шулай җыйдылар. Вәсим Хәйрулласы китте дә юкка чыкты бит, әнә…

      – Берәү дә бу дөньяга мәңге яшәргә килмәгән инде, анысы…

      – Өметсез бер шайтан, ди. Барыйк әле. Аннан тагын күз күрер…

      Габдулла тагын бик нык оеп китте.

      Ул яңадан күзләрен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы белән бара иде. Гаҗәп таныш ис аның борынын кытыклады: пешкән карта исе!..

      Ашыйсы килү теләге аның эчен борып алды. Соңгы тапкыр алар бүген иртән ниндидер авылда, кунарга кергән җирләрендә чәй эчтеләр. Олаучы абый аңа өйдән алып чыккан кечкенә алабута күмәченең бер читен сындырып бирде. Габдулла аны зур ләззәт белән, әз-әз генә тешләп капты, анда да берьюлы чәйнәп йотмый, бераз авызында суырып торды. Шулай да ул олы телдән кече телгә дә җитмәде. Ә карта бит ул коры алабута күмәче генә түгел инде. Ул җылы, тозлы, үзеннән терлекнең ниндидер аеруча бер исе аңкып тора…

      Соңгы тапкыр ул картаны моннан бер ай элек ашады. Бабасы үзенең соңгы сыерын суйды. Аның итен тозлап куйдылар. Башын, аякларын, картасын һәм эчәк-бавырларын аерым-аерым пешерделәр. Иң тәмлесе, әлбәттә, өтелгән һәм пешерелгән аяклар булды. Чебен ашарлык та ит калдырмый кимереп бетерделәр аякларны. Алардан ашыклар калды. Габдулла бабасының улы Кәшфинур белән ашык уйнады…

      Ат акрын гына авылдан чыгып китте. Карта исе дә бетте. Тик ялгыз өйдән күккә сыек кына төтен күтәрелеп калды.

      Габдулла, карта исеннән авызына килгән төкерекне йотып, ашыйсы килүне онытырга тырышты. Ул онытылмады.

      Аннан соң гомерендә беренче тапкыр аның тәмле ашавы исенә төште. Сасна авылында үги әтисенең өенә килеп төшкән көнне булды бу. Әнисе аны, кара өйгә алып чыгып, үги әтисеннән яшереп сыйлады. Зур гына телем икмәк кисеп, аның өстенә калын гына итеп бал ягып бирде. Әй тәмле дә булды соң! Әле икмәкне ашап бетергәч тә, Габдулла бармакларына ягылып калган балны әй ялады, әй ялады… Шуннан соң әнисе СКАЧАТЬ